+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 сентябрь 2022, 18:19

"Башкортстсан - әлеге турстик сезон яңалыгы"

"Ростуризм" башлыгы Зарина Догузова республиканы шулай дип атады.

"Башкортстсан - әлеге турстик сезон яңалыгы"
"Башкортстсан - әлеге турстик сезон яңалыгы"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров туризм тармагын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул берничә эре туристик проект булдыруны шәхсән үзе контрольдә тота:
июль аенда "Шүлгәнташ" музей комплексы ачылды;
Мәләвез районының Воскресенское авылының "Воскресенский завод Арт-үзәге" мәдәни-туристлык җәмгыяте проекты формалаша;
2023 елда Тура-Хан төрбәсе янында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелә башлаячак.

"Ростуризм" башлыгы Зарина Догузова, Русиядә җәйге туристик сезонга йомгак ясап, Башкортстанны «әлеге туристик сезонның яңалыгы" дип атады. 2022 елның декабренә кадәр Торатау шиханына күтәрелү өчен туристик баскыч ачылачак. 2023 елның июненә кадәр Чишмә районында булачак Күчмә цивилизацияләр музее урынында туристик мәгълүмат үзәге ачылачак. Башкортстанның уникаль табигате һәм тарихы ярдәмендә республиканың туризм тармагы зур потенциалга ия.

Туристик инфраструктура һәм сервис системасы үсеше чиктәш тармакларның (төзелеш, транспорт, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, халык һөнәрчелеге һ.б.) үсеше өчен мультипликатив эффект бирә. Агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы буенча туристлар агымы 1,1 миллион туристлык сәфәре тәшкил итте, бу Русия Федерациясе төбәкләре буенча уртача күрсәткечтән 2,5 процентка артыграк. Тармакта түләүле хезмәтләр күләме 22 процентка арткан.

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: