Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте кешене кыйнау һәм урлау очрагы турында хәбәр иткән.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, июльдә Ишембайда яшәүче берәү, машинасының тәгәрмәчләре тишелгәнне күреп, танышын гаепләгән. Икенче танышын ярдәмгә чакырып, алар шик төшкән ирне көчләп автомобильгә утыртып алып китә һәм Агыйдел елгасы буенда бик нык кыйный, тишек тәгәрмәчләр өчен акча таләп итә.
Кыйналган ир аларның таләбен үтәмәгәч, ирне елга ярына тагын берничә тапкыр алып килеп кыйныйлар һәм акча таптыралар. Зыян күрүче болар турында әти-әнисенә сөйләгән, ә тегеләре полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хәзер ике ир дә кулга алынган. Зыян күрүчегә карата суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, җинаять урынын карау барышында автомобильгә арест салынган.
Фото: ufatime.ru