+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 сентябрь 2022, 11:29

Республикага миллионнан күбрәк турист килгән

Әлеге тармак зур темплар белән үсешә.

Республикага миллионнан күбрәк турист килгән
Республикага миллионнан күбрәк турист килгән

Республика Министрлар Кабинетында узган оператив киңәшмәдә 2022 елгы туристлык сезонына нәтиҗәләр ясалды. Доклад белән республиканың туризм министры Рөстәм Афзалов чыгыш ясады, ул агымдагы елның гыйнварыннан июль аена кадәр Башкортстанга барлыгы 1,1 миллион турист килүен әйтте.

Элегрәк министр мондый доклад белән оператив киңәшмәдә чыгыш ясаган иде инде, әмма ул чакта Рөстәм Афзалов тәкъдим иткән саннар дөреслегендә Радий Хәбиров шикләнде. Бу юлы сораулар булмады диярлек.

Киңәшмәдә сүз, беренче чиратта, Башкортстанга Русиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүче туристлар турында барды. Республика туризм министрлыгы мәгълүматларына караганда, миллионнан артык кешегә туристлар агымы аркасында, республика Идел буе федераль округында туризм динамикасы буенча 4нче урынны алган. Гади генә итеп әйткәндә, Башкортстан күрше төбәкләргә караганда бу максаттан ешрак сайлана башлады.

- Җиде ай эчендә халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләме 6,7 миллиард сум тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка артык, - дип ассызыклады Рөстәм Афзалов.

Башкортстан туризм министры шулай ук хакимиятләрнең 2035 елга кадәр әлеге тармакны үстерүнең төбәк стратегиясен кабул итүләрен ассызыклады. Министр тарафыннан әйтелгән әлеге стратегия турында уртак сүзләрдән республикада яңа кунакханәләр һәм лагерьлар төзүгә басым ясарга һәм вакыйгалар туризмы үсеше өчен шартлар тудырырга теләүләрен аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Мәсәлән, Рөстәм Афзалов белдергәнчә, ел саен Уфа халыкара марафоны федераль казнадан ярдәм алачак.

- Министрлык күмәк урнаштыру чаралары реестрын формалаштыру буенча эшне төгәлли. Анда без барлык кунакханәләрне,тулай торакларны, лагерьларны, кунак йортларын, ял базаларын кертәчәкбез. Адресларны, туклану төрләрен, автостоянка, кәрәзле элемтә һәм аларда булган барлык хезмәтләрне күрсәтеп, - дип белдерде министр.

Туризм министры үз докладында ассызыклаганча, Башкортстан хакимиятләре әкренләп төбәктә туристлык сервисын яхшырту өстендә эшлиләр. Афзалов фикеренчә, шихан Торатауга менү өчен баскыч төзү мөһим казанышлар арасында. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров туристларның әлеге популяр тавына күптән түгел күтәрелүне йөкләде. Төзелеш әле башланмаган.

- Биредә эскәмияләрне куярга мөмкин булган мәйданчыклар карау үтенечем бар иде. Кешеләр утырып ял итсен өчен. Анда кабель урнаштыру кирәк, якты булсын иде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. Министр ял итү мәйданчыкларының проектта каралуын, ә яктырту мәсьәләсе каралуын әйтте.

Рөстәм Афзалов сүзләренә караганда, бу сезонда республика туризм үсешенә федераль казнадан 552,1 миллион сум җәлеп итә алган. Шул ук вакытта туристлык инфраструктурасын үстерүгә генә дә 335,5 миллион сум акча тотылган. Шул исәптән, туристик маршрутлар булдыруга, пляжлар, ял итү зоналары һәм туклану пунктларын төзекләндерүгә.

Өстәвенә, федераль бюджеттан «Уфа туристлык кодын»проектлау һәм аңа ярдәм итү өчен 210 миллион сумнан артык акча алынган. Башкортстан Башлыгы җитәкчеләрне һәм Уфа мэриясен шуның белән котлады.

Туризм министры белдергәнчә, Уфада якын арада биш туристлык-мәгълүмат үзәге барлыкка киләчәк. Маршрутлар, кунакханәләр һәм турбазалар турында кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин булган шундый ук офисларны «Янгантау» һәм «Торатау» геопаркларында һәм Красный Ключ авылында куярга уйлыйлар. Ә Уфада алар Дуслык Монументында, Салават Юлаев һәйкәле янында, "Каравансарай" каршындагы мәйданда һәм Агыйдел елгасы яр буенда булачак.

Фото: likes.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: