-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Республика
19 сентябрь , 08:40

Кем ул Хөснияр качкын?

“Кызыл таң”, махсус рубрика булдырып, туган як тарихына багышланган риваять һәм легендаларны бастыра башлагач, бу эшкә укучыларыбыз да кушылды. Шуларның берсе – Караидел районы үзәгендә яшәүче язучы һәм журналист Заһит Мурсиев безгә үзе җыйган бик күп фольклор үрнәкләрен алып килде. Алар арасында төрле-төрле бәетләр дә, риваятьләр дә, сөйләкләр дә, мәзәкләр дә бар. Бу язмалар әлегә кадәр беркайда да басма рәвештә дөнья күрмәгән, алар урындагы халыкның тел үзенчәлекләрен саклап язып алынган, паспортлаштырылган, ягъни җыючы фольклор фәненең барлык таләпләренә дә тугры калып эш иткән.Хөснияр качкын образы моңа кадәр Аскын-Караидел төбәгендә яшәүчеләргә генә билгеле иде. Аның хакындагы риваятьләрне Заһит Мурсиев Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында туып, хәзер Ханты-Манси өлкәсенең Няган шәһәрендә яшәүче Явидә Мөкъсиновадан (1962 елгы) язып алган. Хәзер инде Хөснияр качкынның даны татар һәм башкорт халыклары яшәгән барлык төбәкләргә дә барып җитәр, дип ышанабыз.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,филология фәннәре кандидаты, доцент.

Кем ул Хөснияр качкын?
Кем ул Хөснияр качкын?

Төтене читтән чыккан

Хөснияр Мөскелде авылыннан булган. Мылтыгы белән ауга йөрергә ярат­кан. Үзе сал агызуда эшләгән була. Шулай 1941 елда, сугыш алдыннан, Уфага сал агызып төшеп баралар. Юлда саллары тарала, ә калганын сатып җибәрәләр. Шуннан соң Хөснияр, хөкем ителүдән куркып, качкылыкка1 китә. Яшеренеп кенә авылына кайтып йөргән була, ләкин ярлы-ябаганың әйберенә тимәгән. Киресенчә, тапкан малын өләшеп бирер булган.
Хөснияр качкының учак төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан, имеш. Тотылмас өчен ул итеген башы белән артка каратып кия торган булган, аны эзәрлекләүчеләр, итек эзенә алданып, кире якка китә торган булган икән.
Шулай бервакыт Хөсниярны, шарт та шорт мылтык атып, солдатлар куалар, ди. Ул суга бүрәнә тәгәрәтеп төшереп җибәрә дә үзе яр астына поса. Солдатлар караңгыда бүрәнәне Хөснияр дип шәйли һәм ата башлыйлар. Шулчак бүрәнә каерысы каезланган ягы белән өскә әйләнә. Эләкте моңа, корсагы белән өскә калкып чыкты, дип, солдатлар, мылтыкларын иңнәренә салып, килгән юлларына китә. Авыл янындагы имәнлек шуннан соң “Хөснияр имәнлеге” дип атала башлый.

Күзенә ком сипкән

Бервакыт Хөснияр халык җыенына килә. Аның монда икәнен белгән милиционерлар, кешеләрне ерып, тотарга дип килә. Хөснияр качып өлгерә һәм бер авылдашы аны базына яшерә. Милиционерлар килеп базга төшә башлый. Ләкин Хөснияр югалып калмый, өйнең мөешен2 күтәреп, баздан чыгып кача.
Икенче тапкырында Хөсниярны барыбер тотканнар. Суд бара, моңардан хөкемдар сорый икән:
– Төрмәдән ничек качтыгыз?
– Менә болай, – дип, качкы ике яклап саклап торган милиционерларның якаларыннан тотып, башлары белән чәкәштерә дә тәрәзәдән чыгып та кача.
Хөсниярны тотып, район милиция бүлегенә япканнар. Төрмә дигәннәре яр буенда гына, имеш. Качкы төнлә стенаны кырып, кулына ком җыйган. Шуннан, кысталдым, дип, сакта торган милиционерны чакырган. Тегесе ишекне ачуга күзенә ком сибә дә Хөснияр чыгып йөгерә. Милиционер күзләрен уып ачканчы Хөснияр елга буена килеп җитә. Шунда яткан түмәрне суга ыргыта һәм шым гына юк була. Шаптырдаган тавышны ишеткән милиционер, тоткын суга сикерде, дип, шул тарафка пуляларын ата башлый. Пулялар бетә, яр буе тынып кала.
Шулчак ерактан Хөсниярның тавышы ишетелгән, ди:
– Нәрсә, егет, фәлән нәрсәмне тоттыңмы?

Артына тоз белән атканнар

Биявәшкә3 эре бәрде – хариус балыгы тула торган иде, аны тотар өчен буа эшләп, талчыбыктан үреп, мурда салына иде.
Бер тапкыр мурдадагы балык юкка чыккан, кемдер караңгыда килеп, алып киткән. Нишләргә? Әни белән әти киңәшләштеләр дә, мылтык көпшәсенә тоз тутырып, мурдадагы балыкны сакларга Бәхет күле тирәсенә чыгып яттылар.
– Менә килде теге кеше. Суга кереп, мурданы күтәрәм дип иелүе булды, арт санына тоз белән аттым, – ди әтием. – Бу каракның ничек йөгереп качканын күрсәгез!
Кем булды икән, ничек этләнде икән – әлегәчә бу хәл сер булып калды, әтием дә кем икәнен белмәде, ләкин бик тә Хөсниярга охшаган иде, ди...
Җитмешенче елларда безнең авылдан бер кеше Свердловск шәһәренә барган. Урамда милиция майорын танып калган, ди:
– Хөснияр, син монда нишләп йөрисең? – дип сораган.
– Бирермен мин сиңа Хөсниярны! Унике сәгать эчендә бу шәһәрдән юк бул! – дигән тегесе.

1 Качкы (диал.) – качкын.
2 Мөеш (диал.) – почмак.
3 Биявәш – Пермь өлкәсеннән чыгып, Башкортстанның Аскын районы буенча агучы елга.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в