+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 сентябрь 2022, 09:43

Ак булып, саф булып истә калсын

“Калтай кичләре” бәйрәменең даны Кушнаренко районына гына түгел, ике республикага да таралды.Һәр төбәктә аерым урын алып торган авыллар була. Төзеклеге, халыкның яшәү дәрәҗәсе, тагын да яхшырак яшәргә омтылышы, яшь буынны тәрбияләү, өлкәннәргә игътибар – барысы да үзгә анда. Кушнаренко районында шундый авылларның берсе – Калтай.

Ак булып, саф булып истә калсын
Ак булып, саф булып истә калсын

Тарихи язмалардан белүебезчә, 1716 елның 29 февралендә Канлы ыруы башкортлары Гилгелде Адналин, Рыс Көбәков, Бохар Дасаев Русия чикләрен саклауга хезмәт итүче (“служивый”) мишәр Калтай Күптәков һәм аның иптәшләре белән килешү төзиләр. Шул рәвешле бирегә 14 гаилә килеп утыра. Беренче ревизия материаллары буенча, 1722 елда авылда хезмәт итүче мишәрләрдән 137 ир-егет исәпкә алына.
XIX гасыр азагына монда инде халык саны берничә тапкырга арта, өч кибет, ике мәчет, мәктәп салына.
ХХ гасырда ил күргәнне Калтай авылы да күрә, билгеле. Күмәкләшү чорында эрерәк хуҗалыклар барлыкка килә һәм, ниһаять, алар “Урал” колхозы булып берләшә. Заманында районда алдынгы хуҗалыклар исәбендә була ул. Биредә төзелеш эшләре киң җәелдерелә. Терлекчелек, басучылык алга китә, халык елдан-ел яхшырак яши башлый, киләчәккә якты өметләр белән карый.

Әмма барыбызга да билгеле бер чорда “Урал” колхозы да таркала, эшсезлеккә дучар булган халык 50 чакрымда гына урнашкан башкалага барып эшкә урнаша башлый, башын алып Себергә чыгып китүчеләр дә була. Калтай бабай оныклары өчен сынау чоры килә.
Әмма алармы соң югалып кала торган егетләр?! Таркалып барган колхоз малын халык мәнфәгатендә саклап калучы да, авылга иман кайтаручы да, аны тагын да ямьлерәк итүчеләр дә табыла. “Кызыл таң” гәзите төрле елларда бу игелекле, матур гамәлләр турында язып торды.

Шундый бер язмага Флүр Муллаянов сәбәпче булды. Көннәрнең берсендә редакциягә: “Авылда кое эшләдем, кызлар, кәнтә (мишәрләр көянтәне шулай ди) бизәдем, кайтып күрегез әле”, – дип, урта яшьләрдәге ир-егет килеп керде. Көрәк кебек кулларына, янып торган күзләренә караганда, булдыра торганга охшап тора үзе! Нәкъ шул вакытта ул якларга юл да төшеп тора иде. Барып күрдек коены. Авыл халкы белән очраштык, бизәнешкән кызларның бизәкле чиләкләренә мөлдерәмә су тутырып ташыганын күрдек. Матур инде! Ә яңа танышыбыз һаман эшләрен барлый, тагын моны эшлисе бар аның, тегене...
– Менә монда чүплек иде, тиздән бакча булачак, аны да килеп күрерсез, – дип озатып калды ул безне.
Чүплеген тазартырга була ул, бакчасы кайчан үсәр икән инде, дигәнрәк уйлар белән кайтып киттек. Ә ул үскән! Җимешенә авыл халкы рәхәтләнә, ә сәхнәсендә ике республиканың иң билгеле артистлары җырлый әле, җитмәсә!

Зөһрә һәм Флүр Муллаяновлар менә инде бишенче тапкыр биредә “Калтай кичләре” дигән грандиоз чара оештыра. Анда катнашучыларның исемнәрен санап тормыйк, иң билгеле җырчыларның исемлеген күз алдына китерсәк, алар монда барысы да диярлек булган. Беренче елларда чараны шушы авылда туып үскән, бүген Кушнаренкодагы “Мизгелләр” халык театры режиссеры Энҗе Гыймалетдинова әзерләп алып барган.
Быел исә халык алдында кич буена Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлады. Кунакка Вилдан Яруллин, Радик Юлъякшин, Марат Шәйбәков, Марсель Котыев, Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәетова, Алина Дәүләтханова һәм башкалар кайтты. Тамашаны Башкортстанның халык артисты Фирдәт Галиев һәм ТНВ каналы йолдызы Алмаз Гәрәев алып бардылар. Аларның һәрберсенең чыгышы затлы, саллы булды.Сәхнә алдындагы мәйданда халык күңел ачты, сәүдә нокталары эшләде, сыйлы табыннар корылды. Иң мөһиме – күптән сагынышкан авылдашлар, туганнар, дуслар очрашты.

– Мин бирегә 1973 елда БДУның биология факультетын тәмамлап, юллама белән эшкә килгән идем, – ди шушы ук районның Иске Гомәр авылыннан Вәсимә Әхмәдуллина. – Флүр Муллаяновны химиядән, биологиядән укыттым. Шул вакытта ук өлкәннәрчә сөйләшә торган, эшлекле малай иде. И, шук булды инде үзе! Төпле генә укырга вакыты калмый иде, күрәсең, отличник булмады, әлбәттә. Әмма мин аның белән чын күңелдән горурланам! Менә бу төзек юллар, әлеге парк, балалар мәйданчыгы, тагын да бихисап матурлыклар – укучымның хезмәт җимеше. Отличникларның кайберләре теш арасыннан гына исәнләшеп китә, ә Флүр очрашканда күтәреп алырга әзер. Менә шундый инде ул!
– Исәнләшер алдыннан “Нинди проблемаң бар?”, – ди бит әле ул. Булмаган кая инде! – ди Флүр турында шушы авылда яшәүче, “Урал” колхозында 34 ел сыер сауган Рәсимә апа Сафина.
Ә аның ахирәте Фила апа Иргалиеваның колхоздагы гомум хезмәт стажы 45 ел. Авыр хезмәтнең ни икәнен белә инде бу апалар! Муллаяновларның хезмәт сөючәнлегенә таң калып, ихтирам белән сөйли алар. Зилә апа Гарипова, Зөлфирә апа Гыйләҗева, башка бик күпләр дә аңа бик рәхмәтле. Кемгә ашыгыч медицина ярдәме алырга ярдәм иткән, кемгә матди ярдәм күрсәткән, кемне кирәкле кеше белән таныштырган, кемгә акыллы киңәш биргән... Саный китсәң – исәбе юк!

– Менә шундый игелекле бер кеше инде ул, – ди дусты турында күрше авылдан килгән Илгиз Фаткуллин.
Озак сөйләп тормыйча, ул безне Муллаяновларның тормыш-көнкүреше белән таныштырырга алып китте. Мондагы муллык, чисталык, тәртипкә, чыннан да, таң калырлык. Сарай кадәр йорт, аның янында күзнең явын алырлык чәчәкләр, фонтан, балыклы күл, гөлләр тулы агач арба, тагын әллә ниләр... Тәвис кошлары, алабайлар, “Солтан” атлы арыслан – болары инде экзотика. Илгиз абый ерткычларның көненә ничә килограмм ит ашавы, кошларның йомырка сала торган урыннары, тагын байтак шундый кызыклы мәгълүматларын яудырды. Ә без аны тын да алмый тыңладык һәм чын ирләрчә бу дуслыкка сокландык.
– Мондагы һәрнәрсәне шулай яхшы беләсез, күптән дус яшисезме, Илгиз абый? – дип сорыйбыз.
– Яланаяклы чактан инде, туганкай, – диде ул.
Бала чактанмы, әллә аякка юньле ката кия башлагач дуслашканнармы, аңлашылмады. Әмма кара туфракка яланаяк басып, аның җылысын табаны аша йөрәге белән тойган авыл егетләренең күңел халәте безгә дә бик таныш иде.

– Авылыма хезмәт итүдән беркайчан да туктамаячакмын, – диде безгә Флүр әфәнде. – Кирәк булса, үзем дә авылдашларымның ярдәменә таянам бит. Менә бу бәйрәмгә дә аларның ярдәме бик зур булды. Сыйлы табыннар, бәйрәм мәйданындагы тәртип – бердәмлегебез билгесе. Киләчәктә дә шулай бергә укмашып яшәячәкбез!
“Чумар кебекме?” дип сораудан чак тыелып калдык. Чөнки монда яшәүчеләрнең һәрберсенең “Калтай чумары” дигән кушаматы да бар. Алар аңа ияләнеп беткән, шуңа ачуланмыйлар да кебек инде. Ә аның тарихы болай.

Имештер, борын заманда бу якларга килгән землемер урыс абзыен чәк-чәк белән сыйлаганнар. “Бу нинди тәмле ризык?” – дип сораган ул, баллы-майлы бармакларын ялый-ялый. Урысчасы бик ярлы татар агайлары, аңлата алмагач, “Бу – безнең чумар”, – дип әйтеп котылган. Землемер күрше авылга баргач, фатир төшкән хуҗаларга чумар пешерергә кушкан. Пешергәннәр инде абзыйга чын чумар ашын. “Бу чумар чумармыни, менә Калтай чумары, ичмасам, – чын чумар!” – дигән теге землемер.

Фәкать шулай яшәргә – бергәләшеп, чумар кебек укмашып, авыл данын еракларга яңгыратып! Ак булып, саф булып истә калсын, Калтайның кадерле кичләре! Киләсе елда Зөһрә һәм Флүр Муллаяновлар оештырган “Калтай кичләре” чарасы төбәкара дуслык фестивале дәрәҗәсендә дан алсын!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: