+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
30 сентябрь 2022, 20:15

Тургенев урамында – “Альтернатива” күпере

 "Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы тырышлыгы белән Октябрьский шәһәренең Зәет бистәсендә җәяүлеләр өчен яңа күпер сафка басты

Тургенев урамында – “Альтернатива” күпере
Тургенев урамында – “Альтернатива” күпере

Шәһәрнең Тургенев урамындагы 29нчы һәм 31нче йортлар арасындагы биләмәдә җәяүлеләр өчен күпер булдыру мәсьәләсе озак еллар дәвамында хәл ителмәде. Шуңа бәйле, җәяүлеләр агымсу аша йөрергә мәҗбүр була, ә урау юл күп вакытны ала. Яңа күпер сафка баскач, мәшәкатьләр артта калды, бу төбәк халкы хәзер рәхәтләнеп турыга йөри.


Зәет бистәсенең урындагы үзидарә рәисе Мәүлетҗан Аллаяров төбәктә күпер төзү үтенече белән 2019 елда ук шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп карый, әмма ул вакытта мәсьәлә чишелешен тапмый. Төбәк халкы мәнфәгатен кайгыртучы тынгысыз ветеран ниятеннән тиз генә чигенә торган кеше түгел, мәсьәләне быел тагын күтәреп чыга. Бу юлы ул Зәет бистәсе халкы өчен гаять мөһим үтенечне тормышка ашыру максатында “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры Раил Фәхретдиновка турыдан-туры мөрәҗәгать итә.
— Раил Камил улы — халык сорауларына бик тә игътибарлы җитәкче, аның Зәет бистәсен төзекләндерүгә элек тә зур өлеш керткәнен беләбез, игелекле кеше буларак, бу юлы да ярдәменнән ташламады, — ди Мәүлетҗан Аллаяров.
Төзелеш заводның ремонт участогы коллективына йөкләтелә. Аның җитәкчесе Раил Гәрәйшин, куелган бурычка җаваплы карап, булачак күпер урынында Мәүлетҗан Аллаяров, киң җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу үткәрә, төзелеш эшләрен башкару тәртибе турында килешә.
Булачак күпернең корылмалары завод цехларында әзерләнә. Ул арада объект янын төзекләндерү башлана. Чокыр-чакырларны тигезләү өчен бирегә балчык ташыла, күпергә илтүче сукмаклар ясала. Эшләр ахырына күпер корылмасы куела. Сентябрь башында исә күпер файдалануга тапшырылды. Моның өчен Зәет бистәсендә яшәүчеләр Раил Фәхретдинов җитәкчелек иткән “Альтернатива” заводына олы рәхмәтләрен белдерә.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: