+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
30 сентябрь 2022, 05:30

“Яшә, чишмә!”

Келәш авылында шулай дип аталган матур бәйрәм үтте.

“Яшә, чишмә!”“Яшә, чишмә!”
“Яшә, чишмә!”
Бәйрәмнең максаты — чишмәләрне тергезү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган як чишмәләренә, коеларына сакчыл караш булдыру.

Алып баручы авылдашларны, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, авыл чишмәләренең кыскача тарихын сөйләп ишеттерде.
Келәш авылы, гомумән, чишмәләргә, чишмәле коеларга бай. Авылдашыбыз, хөрмәтле укытучыбыз Рәсилә Габидуллинаның укучысы Милена белән төзегән “Чишмәләр нәрсә дип җырлый?” дигән гыйльми эшендә Келәш җирлегендә кайчандыр сигез чишмә барлыгы турында бәян ителгән: Баязит, Бөке, Әүлия, Гали чишмәләре һәм Үзбәк, Чирү, Шаһит, Мостай Кәрим коелары. Күпләре инде эзсез югалган, исемнәре тарихта гына калган. Хәзерге авыл кешеләре аларның күбесен кайда икәнлеген дә белми. Кайсылары әлеге көндә дә бар, тик ярдәмгә мохтаҗ алар. Без бүген шулар арасындагы бик борынгы коеларның берсе – Чирү коесына килдек. Зур истәлекле, иң тәмле сулы, бик борынгы тарихлы Чирү коесының яңа сулышын ачуга җыелдык!
Чирү коесының бик истәлекле тарихы бар. Аның атамасы да тарих белән тыгыз бәйләнгән. Гражданнар сугышында Кызыл армия гаскәрләре акларны Кара Якуп авылыннан Чесноковкага таба эзәрлекләп барганда шул кое янында туктап ял иткәннәр, суын эчеп хәл алганнар. Шуннан бирле кое “Чирү” дип аталган. “Чирү” сүзе “гаскәр” дигәнне аңлаткан икән. Юлда үлгән солдатларын шул коедан ерак түгел күмеп калдырганнар. (Ул зират Мимуза апа Гайфуллиналар йорты янында бүгенге көндә дә бар). Бу коеның тирәсеннән элек зур чишмә елга булып агып яткан. Ул елга 1990 елларда да бар иде әле. Тора-бара чокырга чүп ыргытылгач, чишмә саегая, бөтенләй юкка чыга.
Чирү коесы кайчандыр Өч әтәч, Туңмөрҗә, Базар, Кала, Яңа урам халкын үзенең иң чиста, иң тәмле һәм шифалы суы белән туендырган. Тирә-яктагы чишмәләргә караганда, Чирү коесы иң саф, иң тәмле сулы чишмә булып саналган. Кызганычка каршы, авылга суүткәргеч кергәч, чишмәләрнең кирәге калмады, алар чүп үләне белән капланды. Коелар да чистартылмады. Әмма тормышлар үзгәрә, технологияләр алга китә, чишмәләр югала, колонка торбалары тутыга. Җир шарының 85 процент халкы бүгенге көндә чиста суга интегә. Тутыккан торбалардан аккан хлорлы суны беркемнең дә эчәсе килми. Үзен-үзе ихтирам итүче, сәламәтлеген кайгыртучы кеше чиста су эзләп чишмәгә килә. Кешенең организмы 90 процент судан торуын искә алсаң, чынлап та, кулланган суыбызның чисталыгы алгы планда булуын аңлыйбыз. Барыбызның да бит бу тормышта таза-сәламәт булып яшисе килә.
Шундый уйлар белән без, авылдашлар белән киңәшләшеп, чишмәләрне барлап, аларга ярдәм итеп, юлларын ачып, тазартып, саваплы һәм бүгенге көндә әһәмиятле эш эшләргә уйладык. Җәйнең бер ямьле көнендә, бөтен мәшәкатьләребезне читкә куеп, Чирү коесын тазартырга җыелдык. Беренче килгән кешеләр кайдадыр биредә чишмә яки кое бардыр, дип башларына да китермәскә мөмкин иде. Кеше биеклеге кычыткан, чүп үләне, бүрәнәләр, коточкыч чүплек оясын күреп, хәйран калгандыр. Шулай да курыкмыйча эшкә тотындык. Ир-егетләр чалгылар, триммерлар белән эшкә тотынды, хатын-кыз, үләннәрне тырмалап, бер урынга җыйды. Коены каплаган чаган, тупыл агачларыннан чистарткач, коебыз да күренә башлады. Җанга рәхәтлек йөгерде. Авылдашларның шундый актив җыелышып эшкә тотынуы күңелләрне күтәреп җибәрде. Азамат Шәфыйков, Рәфис Әхмәтов, Әлфия Хәбибова кебек яшьләр чын күңелдән эшләп йөрде. Олы яшьтәге пенсионер апалар да алардан калышмады: Флүзә апа, Фәридә белән Фаил, Роза апа белән Фәрит абый, Фәрит белән Галия, Зәбидә апа, Мәмдүдә апа Өч әтәч урамыннан булса, Туңмөрҗәдән – Әлмира, Рәзилә ире Илдар белән, ике Фәйрүзә, Марат абый машинасы белән, яңа гына Чирү коесы янындагы өйне сатып алган Эдуард исемле егет – барысы да тырышып көч куйдылар. Фәридә белән Фәйрүзәнең килене өмәчеләргә ни арададыр чәй табыны әзерләп өлгерде. Бергә-бергә көлешеп чәйләр эчеп, киләчәккә тагын планнар корып, кое тирәсенә күпьеллык гөлләр утырткач кына таралыштык. Икенче өмәдә шулай ук актив кына җыелышып, коега кадәр ком-таш түшәп, матур гына юл да ясап куйдык.
Бу вакытта Баязит чишмәсе буенда да өмә кыза барды. Келәш төркеменә чакыру язгач, шул чишмә суын эчеп үскән апалар, абыйлар җыелды. Күп түгелләр иде, шулай да кызу эш вакытында вакыт табып килүче авылдашларга зур рәхмәт. Алар арасында өч бертуган Эльвира, Әлфия, Зөлфия Әлмисаковалар, Индира Гайфуллина, Фатыйма Хәбибуллина, Азат Арсланов, Расыйх Әминев, Булат Канзафаров – барысы да тырышып эшләделәр. Бүгенге көндә дә дәртләнеп агып яткан бу чишмә кайчандыр Чәрчә, Базар, Мәктәп урамнары халкын үзенең саф һәм шифалы сулары белән туендырган. Чишмә янына кемдер, бик уңган кеше, матур гына чардуган, эскәмияләр ясап куйган. Без дә шунда утырып ял иттек, чишмә суына хуш исле үләннәр салып чәйләр эчтек. Челтерәп агып торган чишмәбез эшләргә көч биреп, барыбызны да дәртләндереп торды.
Икенче тапкыр чишмәгә җыелуыбыз инде матур ниятләр белән бергә-бергә бәйрәм итү иде. Аның өчен алдан сөйләшеп, авылдашлар, күршеләр, клубның “Сандугач” ансамбле кызлары белән зур әзерлек эшләре алып барылды. Концерт программасы төзелде. Чирү коесы янында өстәлләр корып, халыкка чишмәләрнең тарихын сөйләп, җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп барды. Бизәлгән көянтәләр, чиләкләр белән, гармунга кушылып җырлый-җырлый суга төшүләр, кое буенда авылдашларның хатирәләр белән бүлешүләре хәзер матур истәлек булып тарихка кереп калды. Авылдашыбыз, шушы Чирү коесы суын эчеп үскән Фәрәгать абый Гафаровның безне зурлап бәйрәмгә кайтуы күңелгә үзе бер шатлык өстәде. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, Келәшкә багышланган шигырьләрен укып ишеттерде. Фәрәгать абыйның әтисе Мөсәгыйть Гафаров озак еллар буе авылда колхоз рәисе булып эшләгән. Иң беренчеләрдән булып колхозга әлегәчә бер җирдә дә булмаган пилорамалар табып кайтару, колхоз бакчасын уңышлы эшләтеп җибәреп, соңыннан аны саклап калу өчен күп көч куйган кеше. Бу коеның да кайчандыр агач бурасын ул ныклы зур тимер-бетон белән ныгытып эшләткән булган икән. Фәрәгать абый безгә киләчәктә эшләргә матур һәм фәһемле киңәшләрен дә бирде: элеккечә, яшь киленнәргә, чишмәгә су юлын күрсәтү йоласын тергезү турында уйлары белән уртаклашты. Безне дә шул эздән барырга чакырды. Әлбәттә, без шатланып риза булдык. Шулай ук шул коеның суын эчеп үскән Мәмдүдә, Роза, Фәридә, Зәбидә апалар яшь чакларында коега суга йөргәннәрен, аны элек тәрбияләп, саклап, гел суын чистартып, тирә-ягын тазартып торуларын, кыш көннәрендә тирә-ягы боз белән капланып, аны иртүк Илфир Мозаффаровның картәтисе килеп чистартуын, кешеләргә никадәр яхшылык кылуын сөйләделәр. Шулкадәр күп истәлекләр, яңалыклар, җан ризыгы бирде безгә бу очрашып күрешү.
Азактан сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Чишмәдән килгән кунаклар — татар теле укытучысы, журналист Мәрьям Дәүләтова якын дусты Алсу белән, бәйрәмгә ямь өстәп, матур тәэссоратлары белән уртаклаштылар, җылы сүзләре белән күңелләрне тагын да күтәреп җибәрделәр.
Клубта эшләп килүче “Сандугач” ансамбле кызлары турында аерым сүз. Авылда бер бәйрәм дә алар катнашлыгыннан, тырышлыгыннан башка үтми. Гөлгенә Галимова, Алсу Әһәдуллина, Венера Хәйретдинова, Индира Гайфуллина, Галия Арсланова, Фатыйма Хәбибуллина кебек бөтен яклап килгән оста кызларыбыз биеделәр дә, җырладылар да, өстәлләрне дә карарга өлгерделәр, тәм-томнар да пешереп алып килгәннәр иде. Алар белән ел буе күп чараларда катнашып, бик актив эшләдек. Кәккүк чәе, Таң суы алу, Исем кушу йолаларын һәм инде менә “Яшә, чишмә!” бәйрәмен дә матур итеп бергәләп үткәрдек.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Табигатьтә барлык нәрсә дә үзгәреп тора: кайсы туа, кайсы юкка чыга, югала. Югалтуы бик тиз, ә менә булган табигать байлыгын саклап калу бик зур көч таләп итә.
Чишмәләр корыса, елгалар кибеп саекса, табигать бозыла. Бу инде безнең элекке, үзебез туып-үскән түгел, чит җиргә әверелә. Чишмәләр юкка чыкса, аның белән безнең туган җиргә булган мәхәббәт тә юкка чыга.
Яшә, чишмә, яшә! Син яшәсәң, без дә яшәрбез!

Галия Арсланова.
Чишмә районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас