+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 октябрь 2022, 07:50

Башкортстанга Гомель өлкәсеннән кунаклар килгән

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Хөкүмәтенең чираттагы оператив киңәшмәсе үтте.

Башкортстанга Гомель өлкәсеннән кунаклар килгәнБашкортстанга Гомель өлкәсеннән кунаклар килгән
Башкортстанга Гомель өлкәсеннән кунаклар килгән
Анда ул Республика көнен бәйрәм итү турында да искә алды. Башкортстан халкының шатлыгын уртаклашырга Уфага Гомель өлкәсеннән зур делегация килгән.

- Өлкә губернаторы Иван Иванович Крупко җитәкчелегендә Гомель өлкәсеннән зур делегация килде инде. Ул элекке авыл хуҗалыгы министры. Без аның белән инде эшләдек, бик энергияле кеше. Алар 35 эре компания вәкилләрен алып килгән. Бүген эшлибез, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы беренче вице-премьер Рөстәм Моратовка чараның кунаклары белән юл картасы буенча эш алып барырга кушты.

- Республика көненә килүләре, хөрмәт итүләре өчен рәхмәт, безнең мөнәсәбәтләрне алга этәрү мөмкинлеге бар, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
 
Фото: горобзор.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас