

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә видеоязма урнаштырган. Башкортстан Башлыгы халыкны Республика көне белән тәбрикли.
- Республика көне белән, дуслар! Бәйрәм белән, туган республика! Барыгызны да чын күңелдән котлыйм. Бүген Башкортстан Башлыгы булып эшләвемә - дүрт ел. Бу көнне мин, барыннан да элек, күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Минем эш-гамәлләремдә ярдәм итүегез өчен - аерым рәхмәт. Республиканы алга итүче планнар һәм эшләр күп. Алга, Башкортостан! - дип белдерде Радий Хәбиров.