+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
11 Октября 2022, 11:07

"Миңнегали Шәйморатов - чын Герой!"

Республика халкы һәм кунаклары Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылу уңаеннан үз тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Миңнегали Шәйморатов - чын Герой!""Миңнегали Шәйморатов - чын Герой!"
"Миңнегали Шәйморатов - чын Герой!"

11 октябрьдә Уфаның Совет мәйданында Республика көненең төп вакыйгасы - Миңнегали Шәйморатовка күптән көтелгән һәйкәл ачылды.

Чарада Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

- Гаиләбездә генерал Шәйморатовның безнең туганыбыз булуын һәрвакыт истә тоттылар һәм, шул уңайдан, без моның өчен нык горур. Әлеге катлаулы чорда, махсус хәрби операция барышында барыбызга да үрнәк булып торган Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылу - зур вакыйга. Республика җитәкчелегенә һәйкәл һәм Совет мәйданында төзелгән комплекс өчен рәхмәт белдерәм, - диде Ирек Шәйморатов.

- Уфаның Совет мәйданында уздырылган әлеге вакыйга - чын мәгънәсендә легендар вакыйга. Салават Юлаев исемендәге эзтабарлар отряды да 2014 елдан алып Донбасс җирләрендә һәйкәлләрне саклап алып калу өстендә эш алып бара. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовны үлгәннән соң “Русия Герое” йолдызы белән бүләкләүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Алчевск шәһәренең Салават Юлаев исемендәге эзтабарлар отряды җитәкчесе Флюр Карачурин.

- Миңнегали Шәйморатов - чын мәгънәсендә Герой! Башкортстаныбыз һәм Русия Герое, безнең герой. Әлеге вакыйга, һичшиксез, барыбызда да патриотик хисләр уята. Әлбәттә, һәйкәл - киләчәгебезнең символы. Үз тарихыбызны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез, димәк - безнең киләчәгебез бар, - дип ассызыклады Миңнегали Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальон хезмәткәре, рота фельдшеры Азат Исламов.

- Легендар Герой Миңнегали Шәйморатовның барлык туганнары исеменнән, беренче чиратта республика җитәкчелегенә һәм Башкортстан халкына шушы күркәм һәйкәл өчен рәхмәт белдерәм. Әлеге катлаулы чорда - һәйкәл бик мөһим. Шундый һәйкәлләр бездә патриотик хисләр уята. Кызганычка каршы, Украинадагы әлеге вакыйгалар - үз геройларын һәм тарихны хөрмәт итмәү һәм оныту нәтиҗәсе, - дип белдерде запастагы подполковник Марат Гаделшин.

- Генерал Шәйморатов - безнең якташыбыз. Шуңа күрә дә, бу вакыйга - безгә аеруча якын. Элегрәк Миңнегали Шәйморатовның тууына 122 ел тулу уңаеннан Кырмыскалы районында һәйкәлләр куелды. Уфада һәйкәл ачылу - шәйморатовчылар дивизиясендә дошман белән көрәштә һәлак булган һәрбер батырга, шулай ук яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтучыларга - хөрмәт, ә безгә барчабызга горурлык билгесе булып тора, - дип ассызыклады Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас