

"Интерфакс" федераль агентлыгы директоры урынбасары Александр Веклич Уфаның Совет мәйданында Республика көненең төп вакыйгасы - Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылу җыенында булды.
- Әлеге чара - безнең яшь буынның патриотик рухын күтәрүче искиткеч вакыйга. Егетләребезгә Ватанны яратырга һәм аның өчен көрәшергә ярдәм итә торган вакыйга. Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов - бөек шәхес. Әлеге һәйкәл, әлбәттә, аның хөрмәтенә генә түгел, ә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сафларында хезмәт иткән һәр яугир хөрмәтенә куелган. Бүген аларның үрнәге буенча яшь буынны тәрбиялибез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәйкәлне булдыруда көч салган өчен аерым рәхмәтемне белдерәм, - дип ассызыклады "Интерфакс" федераль агентлыгы директоры урынбасары Александр Веклич.