

11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республиканың лаеклы кунаклары белән беррәтән Денис Пушилин Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.
Алга таба Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Уфаның Совет мәйданында Республика көне уңаеннан оештырылган Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачуда катнашты.
- Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу - тарихи гаделлек билгесе. Башкортстан халкының һәм республика Башлыгы Радий Фәрит улының генерал-майорга карата шундый хөрмәтле мөнәсәбәте сөендерә. Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелүен дә беләм. Моның өчен Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинга зур рәхмәт белдерәм. Һичшиксез, әлеге чара Русия Федерациясе төбәкләрен – бу очракта Донбасс белән Башкортстанны берләштерә. Төбәкләрнең тарихы да уртак: генерал Шәйморатов Донбассны азат итеп һәлак була, ләкин Башкорт кавалерия дивизиясе алга китә һәм Берлинга барып җитә. Бүген Донбасс һәм Башкортстан халкы янә безнең зур Ватаныбыз - Русияне бергәләп яклый, - дип белдерде Денис Пушилин.