

11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республиканың лаеклы кунаклары белән беррәтән Владимир Мединский Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.
Алга таба Русия Президенты ярдәмчесе Уфаның Совет мәйданында Республика көне уңаеннан оештырылган Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылу җыенында катнашты.
- Тарих, мистик рәвештә, нәкъ челтәр кебек вакыйгаларны үрә. Җиде ел элек без Миңнегали Шәйморатовның тууына 122 ел тулу уңаеннан Кырмыскалы районында һәйкәлләр ачтык. Ә бүген Уфада аның хөрмәтенә тагын бер һәйкәл куябыз. Миңнегали Шәйморатов - чын мәгънәсендә искиткеч һәм үзенчәлекле шәхес, хәрби интеллигент һәм элита, шул ук вакытта - гади кеше. Әлеге һәйкәл - шәһәр киңлеген бизәп торучы искиткеч проект. Ул генерал-майор хөрмәтенә генә түгел, ә барлык республика халкы хөрмәтенә куелган һәйкәл, - дип белдерде Владимир Мединский.