+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
18 Октября 2022, 14:18

Башкалабыз матур булсын!

18 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Иҗтимагый киңлекләр һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате” дигән чираттагы тематик киңәшмә уздырды.

Башкалабыз матур булсын!Башкалабыз матур булсын!
Башкалабыз матур булсын!

Төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында узган киңәшмәдә Уфа паркларын, скверларын һәм башка шәһәр территорияләрен төзекләндерү перспективалары турында фикер алышынды. Шулай итеп, Республика көнендә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылган Совет мәйданын модернизацияләү дәвам итә.

- Яңа Совет мәйданы уфалылар һәм шәһәр кунаклары өчен тагын да кызыклырак һәм мавыктыргычрак булачак. Мәйдандагы мемориаль комплексны архитектура ягыннан яктыртуның өстәмә вариантларын уйларга кирәк. Гомумән, Уфаның иҗтимагый киңлекләрен яңартуны дәвам итү мөһим, - диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә катнашучылар шәһәр паркларын һәм скверларын төзекләндерү буенча фикер алышты. Уфаның 450 еллыгы уңаеннан иң мөһим проектларның берсе - Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү. Юл эшләреннән һәм тирә-юньдәге территорияләрне төзекләндерүдән тыш, биредә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү планлаштырыла.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас