

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек белгечләрне һәм галимнәрне атады.
"Уфа" ГПА-16Р газ кудыру агрегаты составындагы АЛ-31СТ двигателенең ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән инновацион чараларны эшләү һәм гамәлгә кертү өчен Шамил Шәрипов, Евгений Семивеличенко, Евгений Марчуков, Павел Романенков һәм Дмитрий Лобов премиягә лаек булдылар.
Молекуляр-энергетика хирургиясе өлкәсендәге казанышлары өчен премия Мөхәррәм Бикбовка, Азат Хәлимовка, Эмин Усубовка бирелде.
Башкортстанда ковид-госпитальләрнең концепциясен булдырган, проектлаган һәм төзегән Андрей Стариков, Марина Петрова, Марсель Масаллимов, Артур һәм Азат Рәхмәтуллиннар дәүләт премиясенә лаек булдылар.
Фото: glavarb.ru