

Шушы көннәрдә район хакимиятендә Бөтендөнья татар конгрессы Ярмәкәй бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе булды. Анда оешма эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Башкортстан татарларының беренче съезды 1997 елда үткәрелгән иде. Шул чордан районнарда милләттәшләребезнең милли оешмалары барлыкка килә башлады. Алар татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүне, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлыкны саклауны максат итеп алды. Бөтендөнья татар конгрессы Ярмәкәй бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе эшендә район хакимияте башлыгы Илшат Райманов, районның имам-мөхтәсибе Фидан хәзрәт Тимербаев, конгрессның Ярмәкәй бүлеге рәисе Айгөл Мөхәммәтшина, бөтен районнан делегатлар катнашты.
Конференцияне район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире, муниципаль берәмлек башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия секретаре Энҗе Шәфыйкова алып барды.
Чарада катнашучыларны район хакимияте башлыгы Илшат Райманов сәламләде:
– Ярмәкәй районы халкы дус һәм тату яши. Безнең районда алты милли иҗтимагый оешма актив эшли: Бөтендөнья башкортлары корылтаеның район бүлекчәсе, Башкортстанның удмурт милли-мәдәни үзәге филиалы, “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлеге, чуваш канашы, мордва милли берләшмәсе һәм Бөтендөнья татарлары конгрессының Ярмәкәй бүлеге. Бу оешмаларның барысы да район территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, язмаларын, сәнгати кәсепләрен һәм көнкүрешен өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча уртак чараларны тормышка ашыру өчен оештырылган. Аларга актив гражданлык позицияләре һәм бу авыр вакытта алып барган һәм дәвам иткән барлык эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге турында Энҗе Шәфыйкова сөйләде. Ул илебез өчен сынаулы чорда барлык милләт вәкилләре, аларның берләшмәләре бер сафка басып, өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә, аларның гаиләләренә рухи һәм матди ярдәм күрсәтүе, әлеге чорда һәркемдә ватанпәрвәрлек рухын көчәйтү мөһимлеген ассызыклады.
Бөтендөнья татар конгрессының Ярмәкәй бүлекчәсе башкарган эшләр турында аның рәисе Айгөл Мөхәммәтшина чыгыш ясады.
– Һәр милли оешманың төп максатларының берсе – милли гореф-гадәтләрне саклап, аны киләчәк буынга тапшыру, туган телләрне үстерү, – диде ул. – Районыбызда, башка милли телләр белән беррәттән, туган татар телебезгә дә тиешле игътибар бирелә. Район буенча барлыгы 1200 укучы булып, шуларның 251е татар телен өйрәнә.
Бу уку елында татар теле һәм әдәбияты фәне буенча районда 4 укытучы белем бирә. Барысы да югары категорияле, өчесе районда үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгеләрендә җиңеп, республика күләмендә тәҗрибә туплап кайткан укытучылар. Без аларга зур өметләр баглыйбыз.
Мәдәният өлкәсендә “Ак калфак “ татар хатын-кызлары оешмасының Русиянең мәдәният отличнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Ханнанова җитәкләгән район бүлекчәсенә һәм аның канаты астында оештырылган вокаль ансамбльгә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Ханнанов җитәкләгән “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбленә, Усман-Ташлы авылындагы “Гөлләр”, Суккул авылыннан “Сердәшләр” вокаль ансамбльләренә таянабыз.
Ярмәкәй районыннан чыккан татар
шәхесләренең исемен мәңгеләштерү буенча эш тә актив алып барыла. Иске Турай авылыннан якташыбыз Гариф Шабаевка бюст ачу моңа дәлил булып тора. Аның иганәчесе – танылган эшкуар, Иске Турай егете Раил Латыйпов.
“Аек авыл” республика конкурсында татар авылларының да катнашуы ихтирамга лаек. “Аек авыл-2022” конкурсында катнашып, Иске Турай авылы “Иң тату авыл” номинациясендә җиңү яулады.
Җыелучылар алдында шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Тәнзилә Ханнанова чыгыш ясады. Соңгы ике елда әлеге оешма милли мәдәниятне тергезү, халыкның гореф-гадәтләре рухында балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү эшләрен бик җанлы алып бара.
Милли-мәдәни берләшмәләр районның дини оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә, рухи-әхлакый мирасны тергезү һәм саклау, православие һәм Исламның мәдәни традицияләрен халыкка җиткерү уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта районның имам-мөхтәсибе Фидан хәзрәт Тимербаев сөйләде. Ул өлешчә мобилизациягә чакырылган егетләребезнең хәрби әзерлек үткән урыннарына китерелгән гуманитар олауларны формалаштыруда актив катнашкан күпмилләтле Ярмәкәй халкына рәхмәт белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессының Ярмәкәй бүлекчәсенең иң актив вәкилләрен җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышындагы казанышлары һәм илебезнең рухи мирасын саклауга, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен конгрессның, “Кызыл таң” гәзитенең, Ярмәкәй районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Шулай ук конференция кысаларында юбилярларны котладылар.
“Ак калфак” вокаль ансамбле, “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбле, “Гөлләр” вокаль ансамбле конференциядә катнашучыларны чагу чыгышлары белән сөендерде.
Резида ВӘЛИТОВА.