

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән оператив штаб составына министрлыклар һәм ведомстволар, оператив хезмәтләр һәм көч структуралары, шулай ук төбәкнең оешмалары җитәкчеләре керде.
Оперштаб җитәкчесе вәкаләтләренә халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар үткәрү, Русия Кораллы Көчләре, хәрби формированиеләр һәм халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен чараларны гамәлгә ашыру хокуклары керә.
Моннан тыш, указ җәмәгать тәртибен тәэмин итүнең өстәмә чараларын күрергә, кайбер инфраструктура объектларының, шул исәптән транспорт, элемтә, энергетика өлкәсендә махсус эш режимнарын кертергә мөмкинлек бирә.
Фото: glavarb.ru