+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
22 октябрь 2022, 06:02

Телеңне йотарлык тортлар пешерә

Күптән түгел “Пятница” федераль каналының “Кондитер” тапшыруында Кушнаренко район үзәгендә яшәүче кечкенә якташыбыз, биредәге гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы Алсу Латыйпова катнашуына шаһит булдык. Ул үзенең осталыгы һәм мөлаемлылыгы белән тапшыруны алып баручы йолдызларны гына түгел, тамашачыларны да таң калдырды.

Телеңне йотарлык тортлар пешерәТелеңне йотарлык тортлар пешерә
Телеңне йотарлык тортлар пешерә

Кушнаренко районында яшәүче күпләр аны яхшы кондитер буларак белә, ул пешерәсе тортларга берничә ай алдан язылып куя. Алсу белән очрашып, тапшыруда катнашу тәэссоратлары хакында без дә бераз сөйләшеп алдык.

– Тапшыру үткән елның ноябрендә төшерелгән иде. Ярты ел узгач кына ул зәңгәр экраннарга чыкты, – дип сүзен башлады Алсу.
Сайлап алу турында катнашу өчен гариза җибәргәндә Латыйповлар ике атнадан соң ук чакыру килер дип уйламаган да.
– Минем өчен бу көтелмәгән вакыйга булды. Кешеләр еллар буе чакыру көтә, ә миңа шунда ук диярлек җавап бирделәр. Алдан ук нинди торт тәкъдим итәчәгем, нинди киемдә булачагымны сорадылар, – дип дәвам итте яшь кондитер.

– Мәскәүгә бару һәм кайту билетлары өчен оештыручылар үзләре түләде, кунакханәдә урын алып куйганнар, – дип сүзгә кушылды Алсуның әнисе Гөлшат. – Без билгеләнгән көнне гаиләбез белән Мәскәүгә очтык. Иртән-иртүк катнашучыларны студиягә алып кереп киттеләр һәм кичкә кадәр тапшыруны төшерделәр. Әти-әниләрне балаларыбыз янына кертмәделәр. Мондый зур проектта беренче тапкыр гына катнашсак та, кызыбыз биремнәрне үти алмас дип борчылмадык.

– Студиядәге мохит бик ошады. Күп кенә конкурстантлар белән дуслашырга өлгердем. Бүгенгә кадәр аралашабыз, хат алышабыз. Дөресен әйткәндә, киләсе этапка узармын дип уйламаган идем, мин моңа ирешә алдым. “Кондитер”да катнашу минем өчен яңа хисләр кичерү, зур телевидениедә төшү тәҗрибәсе булды. Барысы да шәп үтте! Үзеңне телевизор экранында күрү генә бераз ят тоелды, – ди Алсу тәэссоратларын яңартып.

Барлык жюри әгъзалары да – Ренат Әгъзамов, Ольга Вашурина һәм Сусанна Эксузян сайлап алу турында безнең республика вәкиленә “Әйе!” дип җавап бирде.
“Киселеше матур. Үзенең торты турында тәмләп сөйләп бирде һәм тәмле итеп пешергән. Син – бик булдыклысың, афәрин! Мин сиңа “әйе” димен, бу юнәлештә үс, алга бар, синең барысы да килеп чыгачак”, – диде Сусанна Эксузян.

“Алсу, әгәр дә моны син эшләгән булсаң, син – чын оста. Мин телемне йоттым, нинди тәмле. Әлбәттә, мин сиңа “әйе” димен”, – дип өстәде Ольга Вашурина.
“Матурмы? Бик матур! Киселеше шәп, чын осталарныкыча. Һичшиксез, “әйе”. Финалыбызны мондый профессионал бизәве – безнең өчен зур мәртәбә”, – дип ассызыклады “десертлар патшасы” Ренат Әгъзамов.

Финалда торт Убырлы карчык һәм Кощей сыннары белән булырга тиеш иде. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән тортларны тәмләп караганнан соң, Башкортстан кызын бик нык тәмле бисквит һәм эчлек әзерләгән өчен мактадылар, әмма бирем тулысынча үтәлмәгәнлеген билгеләделәр. Чөнки торт өстен бик матур Убырлы карчык бизәсә дә, Кощей сыны бөтенләй ясалмый калган иде. Нәтиҗәдә суперфиналга Мәскәүдән унөч яшьлек Марина үтте.

“Сез барыгыз да булдыра торганнардан. Без дүрт зур профессионал кондитерның эшен кабул иттек. Тортларыгыз – бик шәп!” – дип тәмамлады тапшыруны Ренат Әгъзамов.
– Әйе, барысы да нәкъ шулай булды. Кощейны ясар өчен миңа аз гына вакыт җитмәде. Әмма моңа бер дә кәефемне төшермәдем, чөнки минем бурыч мотлак җиңү түгел иде бит. Тортның сыйфатлы башкарылуы мине ныграк борчыды, – дип дәвам итте Алсу Латыйпова.

Күп кенә якташлары аның тортларын татып караган. Көн саен диярлек ул аш бүлмәсендә ни булса да пешерә, иҗат итә. Әйтергә кирәк, Алсу заказга баллы тәм-томнар хәзерләп кенә калмый, хәйрия эшендә дә катнаша. Узган ел өлкәннәр көне алдыннан ул мәдәният хезмәткәрләре аша Шәрип авылындагы картлар йортында яшәүчеләргә телеңне йотарлык тәмле зур торт әзерләп җибәргән иде. Ә күптән түгел Чакмагыш авылы балалар приютында булды. Анда яшь кондитер чизкейклар декоры ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Балаларның танылу алырга өлгергән яшьтәшләре килүенә ничек сөенгәнен күрсәгез!..

Очрашу ахырында язмам герое приюттагы балаларга дип махсус әзерләгән торт белән бергәләп чәй табыны корды.
– Мин бик бәхетле бала. Чөнки минем яраткан әти-әнием, абыем Илмир бар. Приюттагы балаларның карашларын күрү бик моңсу булды. Бу шулкадәр кызганыч, – ди Алсу.

әхетең гомерле булсын, кулларыңнан һәрвакыт бал тамып торсын, Алсу!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас