

24 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың тарихи-мәдәни мирас объектлары базасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү перспективалары каралды.
Башкортстанда барлыгы 5 717 мәдәни мирас объекты, шулар арасында тарих, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләре бар. Аларның 900дән артыгы Уфа территориясендә урнашкан.
Гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында республиканың Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе җитәкчесе Олег Полстовалов сөйләде.
- Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне исәпкә алу һәм популярлаштыру, торак пунктларның тарихи йөзен тергезү аерым әһәмияткә ия булды. Идарә 2019 елдан төбәктә югары тарихи-мәдәни һәм туристик потенциалга ия булган махсус үсеш территорияләрен – тарихи җирлекләрне булдыру буенча эш оештырды, - дип билгеләде Олег Полстовалов.
Территорияләрнең табигый-тарихи потенциалын үстерүгә комплекслы якын килү үрнәге сыйфатында Олег Полстовалов "Шүлгәнташ" музей комплексын төзүне атады.
Республикада старт алган тагын бер масштаблы проект - Турахан мавзолее территориясендә күчмә цивилизацияләр музее булдыру. Әлеге объектның концепциясе Башкортстан Башлыгы тарафыннан 2022 елның июлендә тәкъдим ителде.
- Эш этаплап бара: иҗади эзләнүләр һәм фәнни тикшеренүләр оештырыла, археологик казынулар үткәрелә. Киләсе елда булачак музей территориясендә визит-үзәк барлыкка киләчәк. Анда фән, мәдәният һәм туризм җәлеп итү үзәге булдырылачак. Шулай ук быел Уфада Октябрь революциясе урамы яңартылачак. Әлеге проект шәһәрнең үзәк өлешен төбәк башкаласының 450 еллыгына әзерләргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләде оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru