

Башкала үзәгендәге "Искра" кинотеатры алдында урнашкан бу скультураның рәсми аталышы - "Язгы җыр" ("Весенняя песнь"). Аның авторы - Мәскәү скульпторы Маргарита Соловьева-Ефимова.
Ялангач егетнең фигурасы колонна башына куелган. Яшь музыкант кулына барлык дөньяга билгеле башкорт кураен тоткан.
Аның тарихы кызыклы. Маргарита Соловьева ике скульптура варианты ясаган. Беренчесендә малай башкорт милли киеменә киенгән, икенчесендә ялангач басып торган. 1973 елда ул чакта барган сәясәт һәм илдә катгый пуритан әхлагы хөкем сөрүен исәпкә алсак, шәһәр җитәкчелеге беренче вариантны сайларга тиеш булган. Ләкин алар икенче вариантка өстенлек биргән. Гаҗәп!
Тарихи документлардан күренүенчә, Гражданнар сугышы елларында нәкъ шушы урында Василий Чапаев дивизиясе урнашкан. Хәзерге фонтан торган урында Нурлызак чишмәсе чыгып яткан, Чапаев солдатлары нәкъ шушы чишмә суын эчкән. Халыкта, аның суы ирләрнең дәрт-гайрәтен арттыра, дигән ышану булган. Анысы дөрестерме-юктырмы, әмма Дмитрий Фурмановның "Чапаев" романында сурәтләнгәчә, мәшһүр полководец Михаил Фрунзе бу чишмәне күмдергән.
Тарих чылбырының бер буыны да очраклы түгелдер...