

Истәлекле вакыйгага багышланган тантаналы чарада Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин һәм аның урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин, "Заря" җитәкчесе Наил Әминев катнаштылар.
– Әлшәй төбәгендә беренчеләрдән ачылган бу һәйкәл авыл эшчәннәренең фидакарь хезмәтен данлау белән бергә, колхозларны икътисади-социаль күтәрүдә зур тырышлык салган ветераннарга ихтирам билгесе дә булып тора, – дип билгеләде үзенең чыгышында район башлыгы.
Һәйкәл композициясендә төп урынны элекке тимер сабан һәм тук башаклар гөлләмәсе алып тора, таш стелага исә “Туган җирнең барлык игенчеләре истәлегенә багышлана” дигән сүзләр уеп язылган. Истәлекле стеланың авторы һәм аны гамәлгә куючы – “Заря” җәмгыятенә 36 ел дәвамында уңышлы җитәкчелек итүче Наил Әминев.
Тарихи чыганаклардан “Заря” колхозының Әбдрәшит авыл Советы биләмәсендәге “Дружба” һәм Чкалов исемендәге колхозларны берләштерү юлы белән 1966 елда барлыкка килүе билгеле. Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач, Наил Әминев хезмәт юлын 1979 елда “Заря” колхозында техник хәвефсезлек инженеры булып башлый, аннары автомеханик, баш инженер вазыйфаларында эшли. 1986 елның апрелендә якташлары аны колхоз рәисе итеп сайлый.
Үткән чорда “Заря”, милек мөнәсәбәтләренә бәйле, берничә тапкыр атамасын үзгәртә, мәсәлән, берникадәр “Нур” исеме белән йөри, ә 2011 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять статусын ала.
“Заря” – хезмәт уңышлары һәм социаль яктан үсеше белән районда һәм тоташ Башкортстанда киң танылу алган заманча хуҗалык, бу хакта аның республика һәм ил күләмендәге хезмәт бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңүче булуы да сөйли. Эшчәнлегендә күмәк хуҗалыклар үзенчәлеген саклап, аграр тармактагы соңгы чордагы кискен үзгәрешләргә дә бирешмәде хуҗалык. Җир кешесенә ихтирамлы караш, хезмәт традицияләре бүген дә кадерләп саклануның анык мисалы булып, авыл эшчәннәренә куелган һәйкәлдә чагылыш тапты.