

“Мин Башкортстан җитәкчесе Радий Фәрит улы белән күптәннән дусмын. Мин аны һәрвакыт үземнең остазым дип саный идем. Өстәвенә, сәяси өлкәдә генә түгел, тормышта да. Узган язда ул миңа: “Кунакка кил, Тимофей, бәлки, ниндидер темалар табарсың, Башкортстан турында тапшыру төшерербез”, - диде. Кунакка килгәч, мине туганнарча кабул иттеләр. Һәм күпмедер вакыттан соң Башкортстанның бөек һәм гүзәл булуын аңладым. Һәм бер тапшыру гына аз, тапшырулар циклын эшләргә кирәк дигән фикергә килдем".
Баженов тапшыруында Башкортстанның иң популяр туристик маршрутлары, аларның тарихы турында сөйли, тамашачыны халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыра.
“Атлас Баженова: Башкортостан” программасының беренче чыгарылышы темасы - башкорт токымлы атлар. Премьера бүген, 30 октябрьдә, 20:00 сәгатьтә - БСТда, 20:35тә - "Башкортостан 24" эфирында һәм 21:00дә - "Вся Уфа" телеканалында узачак.
Бергәләп карыйк, дуслар! Күрми калмагыз.
Фото: bashinform.ru