+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
1 Ноября 2022, 06:02

Өч баласын онытканмы әллә?..

Соңгы тапкыр телефоныннан килгән СМС-хәбәр шик тудыра.

Өч баласын онытканмы әллә?..Өч баласын онытканмы әллә?..
Өч баласын онытканмы әллә?..

Уфада сәер шартларда югалган күпбалалы ананы эзлиләр. Аның ире сөйләгәнчә, 24 октябрьдә 35 яшьлек Гөлназ Шәйхразиева ахирәтенә кунакка китә, ләкин кире өенә әйләнеп кайтмый.

- Хатынымның ахирәте белән сөйләшкәннән соң, шуны аңладым: алар ачуланышкан, ахирәте аны куып чыгарган. Икенче көнне миңа аның номерыннан сәер хәбәр килде, янәсе, ул инде башка дус кызында, аның ире үлгән, һәм ул аны тынычландырырга килгән, имеш. Ләкин миңа бу хәбәрне хатыным түгел, ә башка берәү язган кебек. Безнең 3 кызыбыз бар. Кечесенә нибары 11 яшь, һәм Гөлназның беркайчан да болай озакка өйдән чыгып киткәне юк иде. Без барыбыз да бик борчылабыз һәм аны көтәбез, - дип борчылган ире.

Ир полициягә һәм волонтер-эзләүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз үзе яшәгән Черниковка районында булырга мөмкин, дип фаразлана.

Хатынның буе 160-165 см, ябыграк гәүдәле, кара чәчле, кара күзле. Уң аягыңда җөйләр бар.

Өстенә кара куртка кигән.

Әгәр Гөлназ Шәйхразиеваның кайда икәнлеге турында белсәгез, аның туганнарына 8(927)924-50-33, 8(987)104-81-09 номерлары буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас