+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
2 ноябрь 2022, 14:49

Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машина!

Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика аграрийларын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде, югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә бүләккә машиналар тапшырды.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машина!Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машина!
Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машина!

2 ноябрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

- Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт! Соңгы елларда без авыл халкы өчен уңайлы мохит тудырырга тырышабыз, моның өчен җитди акчалар юнәлтәбез. Ә авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү нәтиҗәсендә республикада җитештерүне дә үстерәбез. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә мобилизацияләнгән яугирләр һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм. Хәрбиләр өчен кирәкле товарлар, рация, квадрокоптерлар, төнге күзәтү приборлары сатып алына, азык-төлек җыелмалары кайтарыла. Мобилизацияләнгән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Чара ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең югары күрсәткечләренә ирешкән муниципалитет җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе "Уңыш-2022" республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Төбәкнең иң яхшы механизаторлары һәм шоферлары яңа "LADA GRANTA" автомобильләре белән бүләкләнде.

Тантаналы җыелыш Башкортстанның иҗат коллективлары һәм артистлары концерты белән тәмамланды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас