

“Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” 3нче миллионлы пассажирны кабул итте. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырды.
Элегрәк Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, республикага декабрьдә киләчәк яңа, заманча һәм уңайлы "Ласточка" электропоезды "Уфа - Әшә" һәм "Уфа - Приютово - Абдулино" маршрутлары, шулай ук шәһәр агломерациясе чигендә барачак. Шул итеп, "Көнбатыш экспресс" заманча хәрәкәтчән состав белән тулысынча комплектланачак.
- Шулай ук кыш башына кадәр "РА-2 - Орлан" составы базасында Инҗәр, Белорет һәм Яңа Абзак юнәлешләрендә рельс автобусы җибәрергә планда каралган. Киләчәктә бу юнәлештә "Ласточка"лар да йөриячәк. Болар барысы да "Куйбышев тимер юлы" һәм “Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды ", - диде Александр Булушев.
Фото: bashinform.ru