

Стәрлетамакта балалар бакчасы тәрбиячесе төшке йокы сәгате вакытында 4 яшьлек кызны кыйнаган. Әлеге факт буенча тикшерү оештырылган, дип хәбәр итә төбәк Прокуратурасы.
Ачыкланганча, кече төркем педагогына каршы чара социаль челтәрләрдә видеоролик бастырылганнан соң кабул ителгән. Видеода хатынның бала янына килгәне, юрганны күтәреп, берничә тапкыр кызга "Барысын да алдыңмы?" дигән сүзләр белән сукканы күренә. Шуннан соң бала тынып кала, хатын аны юрган белән ябып куя.
Билгеле булуынча, вакыйга моңа кадәр тәрбияченең хезмәттәше белән ачуланышуы аркасында килеп чыккан. Видео мәктәпкәчә оешма җитәкчелеге кулына эләккән, хәзер хезмәткәрне эшеннән бушату мәсьәләсе тора.
Фото: unsplash.com