+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 ноябрь 2022, 13:23

"Зур этнографик диктант" язуда катнашучылар саны арта

"Зур этнографик диктант" мәгърифәтчелек акциясе безнең илдә беренче тапкыр 2016 елда узды. Ул вакытта анда 90 меңгә якын кеше катнашты.

"Зур этнографик диктант" язуда катнашучылар саны арта"Зур этнографик диктант" язуда катнашучылар саны арта
"Зур этнографик диктант" язуда катнашучылар саны арта

 Бу проектның идеясе Удмуртиядә туды. Урындагы энтузиастлар урыс теленнән "Тоталь диктант" белән охшаш рәвештә этнография буенча белемнәргә "ревизия" үткәрергә карар кылды. Башлангычны күпләр кабул итте һәм 2018 елда катнашучылар саны 392 меңгә җитте!

2021 елда саннар тагын да артты: 2,5 миллионнан артык кеше традицияләр турында белемнәрен тикшерде. Чара, чын мәгънәсендә, дөнья масштабына ия булды. Диктантны барлык континентларда яздылар, ә иң экзотик мәйданчык Халыкара космик станция булды, орбитада тест сорауларына космонавт Сергей Прокопьев җавап бирде.

Русия - төрле милләтләр күпләп яшәгән төбәк. Безнең дәүләт территориясендә 190нан артык милләт вәкиле яши. Этнографик диктантның максаты - ил халыкларының тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итү. Оештыручылар фикеренчә, бу белем Русия Федерациясе халыкларының татулыгын, милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә. Быел Зур этнографик диктантны онлайн 3 -8 ноябрьләрдә miretno.ru акциясенең рәсми сайтында язарга мөмкин.

Бүген Уфаның Конгресс-холл залында республиканың төрле мәдәни үзәкләре вәкилләре әлеге диктантны язарга җыелды. Алар үз мисалларында туган якны өйрәнүне актив пропагандалый.

- Мин бу диктантта катнашырга һәркемне чакырыр идем. Ул бик кызыклы итеп оештырылган. Анда катнашып, бик күп кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин. Барлыгы 30 сорауга җавап бирергә кирәк, шуның 10сы - безнең республикага кагылышлы. Диктант - бик күп фактларны белү мөмкинлеге. Дөрес җавап бирмәсәң дә, шунда ук хатаңны танып, дөрес җавап табу мөмкин. Катнашыгыз, үзебезнең тарихны, мәдәниятне, илдә яшәүче халыкларның үзенчәлеген без белергә тиеш, - ди "Халыклар дуслыгы" йорты директоры Флүзә Гайсина.

- Былтыр Башкортстан катнашучылар саны буенча илдә беренче урында булды. Бу диктант илдә яшәүче халыкларның үзенчәлеген ача. Рухи яктан байыйбыз, бу милләтләр арасындагы дуслыкны да ныгыта. 4 ноябрь - дуслык бәйрәме. Дуслык - ул тынычлык билгесе. Шуңа да безнең халыклар элек-электән дуслыкның кадерен белә, аның никадәр кыйммәт булуын аңлый, - диде Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эше буенча комитет әгъзасы Зөһрә Рәхмәтуллина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас