+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 ноябрь 2022, 06:55

Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде

Бүген республика кунаклар кабул итә. Алар республиканың Милли музеенда булачак, шулай ук укчылар һәм курайчылар чыгышын күрәчәк.

Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килдеУфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде

Башкортстан башкаласының тимер юл вокзалына беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде. Ул "Самара — Уфа — Саматеринбург — Самара" маршруты буенча бара.

Шулай итеп, Уфага 9 сәгать 27 минутта 250 кунак килеп төште. Уфаның "Мир без границ" туроператоры кунакларга бай программа әзерләгән. Көн дәвамында туристлар Башкортстан Республикасы Милли музеенда, "Торатау" конгресс-холлында оештырылган ат спорты төркеме чыгышы белән бәйрәм чарасында булачак, шулай ук башкаланың иң матур урыннарын күрә алачак, шәһәр буенча күзәтү экскурсиясендә булачак.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә яңа пост урнаштырган.

"Эчке туризмны үстерү - икътисадта өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Башкортстан - уникаль табигатьле төбәк һәм монда туристлар өчен бөтен шартлар тудырыла. Башкортстанга рәхим итегез!" - дип яза Радий Хәбиров.

- Русия тимер юллары белән берлектә оештырылган "Уралда ял көннәре" проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге хезмәттәшлек бик мөһим, чөнки тимер юл туризмының популярлыгы арта. Әлеге проект кысаларында сәяхәт "тәгәрмәчләрдә кунакханә" форматында уза: төнлә кунаклар поездда йөри, ә көндез шәһәрләрдә экскурсияләр өчен туктый. Программа сәяхәтчеләрнең вакытын максималь файдалану максатыннан төзелгән. Уфада тагын 20 турист тимер юл круизына кушылачак һәм Екатеринбург шәһәренә юл тотачак, - дип шәрехләде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Уралда ял көннәре" проекты "Самара – Уфа – Еатеринбург" турпоезды белән "2022 Ел маршруты" Бөтенрусия туристлык премиясендә "Иң яхшы төбәкара маршрут" номинациясендә беренче урынны алды. Беренче урынны шулай ук, иң яхшы туристик тимер юл маршруты буларак, "Башкортстанга - алга!" проекты алды.

Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Уфага беренче тапкыр ике катлы туристик поезд килде
Автор:Денис Таваев
Читайте нас