+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
8 ноябрь 2022, 05:55

Этләр өчен дә парк бар

Сибайда булдырылган парк дүрт аяклы дусларыбызның яраткан урынына әверелгән.

Этләр өчен дә парк барЭтләр өчен дә парк бар
Этләр өчен дә парк бар

«Терра Зауралье» экопаркында инде бер ел этләр өчен махсус мәйданчык эшли. Аны проектлауда Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты катнашты.

Мәдәният һәм ял паркы менеджеры һәм хайваннарны яратучы Ирина Акулинина чаралар оештыруда башлангычны үз өстенә алды, аралашу өчен "ВКонтакте" челтәрендә "Собаководы Сибая" төркемен булдырды.

- Шунысы шатлыклы: безнең шәһәрдә дүрт аяклы дуслар белән күнегүләр ясау өчен махсус җайланмалары гына түгел, ә хуҗалары өчен верандалары да булган территориядә этләр белән ял итү мөмкинлеге барлыкка килде. Тәҗрибәле кинолог Любовь Кузьмина анда этләрне өйрәтү һәм тәрбияләү буенча киңәшләр бирә.

Иганәчеләр,, ветеринария клиникалары белән берлектә берничә кызыклы чара үткәрдек тә инде: "Дог-шоу", Кинолог көне, өмәләр оештырабыз, - ди Ирина. - Көн саен мәйданда 15 тирәсе эт йөри. Хайваннарны яратучылар этләрнең төрле токымнары һәм зурлыклары өчен снарядларны төрлеләндерергә, мәйданчыкка йөрү кагыйдәләрен һәм расписаниесен эшләргә кирәклеген әйтте.

Фото: sib-worker.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас