+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 ноябрь 2022, 12:07

Ваклау конвейерына кереп киткән...

Учалы тау баектыру комбинатындагы фаҗигале хәлне тикшерү башланды.

Ваклау конвейерына кереп киткән...
Ваклау конвейерына кереп киткән...

Учалы тау баектыру комбинатының ваклау бүлегендә 46 яшьлек хезмәткәр һәлак булган. Ул конвейерга кереп киткән. Вакыйга 6 ноябрьдә булган.

- Конвейерны чистарту эшләрен башкарган вакытта скребка сабы тасма белән ярдәм итүче ролик арасына эләккән. Нәтиҗәдә, машинистның уң кулы алар арасында кысылган булып чыкты, ә сул кулы скребка кисәгенә асылынып калган һәм хатын-кызны хәрәкәт итүче конвейер тасмасына китереп терәгән, - дип хәбәр иттеләр Дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче шул урында вафат булган. Хәзер бу хәлне тикшерү эшләре бара.

Фото: smartik.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: