+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 ноябрь 2022, 13:33

Барысы да халык фикерен тыңлап эшләнә

Ишембайга эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт нефтен ачучыларның мәйданын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

Барысы да халык фикерен тыңлап эшләнәБарысы да халык фикерен тыңлап эшләнә
Барысы да халык фикерен тыңлап эшләнә

Бу республикада беренче нефть чыгаруга 90 ел тулуга багышланган юбилей объектларының берсе.

Районны яңарту 2022 елның маенда башланды. 470 миллион сумлык проектны берничә этапта гамәлгә ашыралар. Аларның беренчесе кысаларында төзүчеләр инженерлык челтәрләрен модернизацияләделәр. Планда - асфальт өслеген һәм тротуар плиткасын алыштыру, якындагы территорияне яшелләндерү. Барлык эшләр дә график буенча бара.

Җәмәгатьчелек киңлеген үстерү концепциясен Ишембай халкының фикерен истә тотып эшләгәннәр. Ул киңкүләм чаралар үткәрүне күздә тота. Моның өчен проектка амфитеатр, ял зоналары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә кече бизнес өчен эш урыннары кертелде.

Шәһәрдә шулай ук Губкин урамына капиталь ремонт ясала, эшләр 90 процентка үтәлгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас