+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 ноябрь 2022, 13:42

Этләр баланы өзгәләгән иде...

Бу коточкыч хәл бөтен республиканы тетрәндерде.

Этләр баланы өзгәләгән иде...
Этләр баланы өзгәләгән иде...

Учалы район суды Сәфәр авыл советының элекке башлыгына карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.

Берничә ай дәвамында гаепләнүче Сәфәр авылы халкыннан сукбай этләр, шулай ук аларның йорт хайваннарына һөҗүм итү фактлары турында телдән хәбәрләр алган. Түрә бу мөрәҗәгатьне теркәмәгән һәм карамаган, хуҗасыз этләрне аулау турында гаризалар бирү тәртибен аңлатмаган.

Шулай ук гаепләнүче сукбай хайваннарны аулау контракты буенча шөгыльләнүче шәхси эшкуарга заявкалар җибәрмәгән.

Нәтиҗәдә, йортсыз этләр саны арткан. 2021 елның апрелендә бер төркем эт дүрт яшьлек малайга һөҗүм иткән, ул велосипедта йорт янында уйнаган булган. Алынган җәрәхәтләрдән кечкенә бала һәлакәт урынында вафат була.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 2 елга сынау срогы белән 1,5 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән, дәүләт органнарында һәм урындагы үзидарә органнарында вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Прокуратура артык йомшак җәза билгеләнүгә бәйле рәвештә шикаять бирергә ниятли.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: