"Бу навигациядә Уфада Дуслык монументыннан теплоходларда йөрү маршрутлары тулы куәтенә эшли башлады, - ди ул. - Җәй дәвамында Агыйделдәге судноларда 84 мең пассажир йөзгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 4 тапкыр күбрәк. Елга причалында «Чайка», «Колесовъ», «Дельфин» һәм «Москва-29» теплоходлары эшләде.
Гамәлдәге җиде елга кичүендә без быел 352,5 мең кеше һәм 19 мең автомобильне хезмәтләндердек. Йөк ташуны әлегә туктатмыйбыз, навигация өчен шартлар бар әле.
Май аенда Уфага беренче тапкыр дүрт катлы «Александр Пушкин», шулай ук «Северная Сказка», «Н. А. Некрасов» һәм «Александр Бенуа» теплоходлары керде. Башкортстан башкаласына башка төбәкләрдән 2,5 мең турист килде, барлыгы 12 туристик пассажир судносын кабул иттек.
Киләсе елда дүрт катлы «Александр Пушкин» теплоходы һәм «Мостай Кәрим» круиз лайнеры килүе көтелә. Мондый сәяхәтләргә ихтыяҗ арта.
Өлкән яшьтәгеләр совет чорында Башкортстанның елга флоты масштабын яхшы хәтерли. Без аны тергезү курсын 2019 елда ук алып дөрес эшләгәнбез. Моның өчен потенциал бар".