+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 ноябрь 2022, 05:11

Бәяләр күтәрелүгә нәрсә сәбәпче?

Бөекбритания халыкның сатып алу мөмкинлеге чикләнү дәрәҗәсе буенча Европа илләре арасында лидер булды. Экспертлар фикеренчә, хәзер бу илдә яшәүчеләр ит һәм балык кебек кыйммәтле азыкларны элекке дәрәҗәдә кулланудан мәхрүм.

Бәяләр күтәрелүгә нәрсә сәбәпче?Бәяләр күтәрелүгә нәрсә сәбәпче?
Бәяләр күтәрелүгә нәрсә сәбәпче?
Британиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ил халкы азык кытлыгын быел җәйдән үк тоя башлаган.
Кибет һәм башка сәүдә нокталарында бәрән ите сату, мәсәлән, 23,7 процентка кимегән. Аңардан кала сыер ите һәм балык, шул ук тәртиптә, 13,7 һәм 11 процентка. Ә менә тавык ите 0,6 процентка күбрәк сатылган. Монысы аның бәясе башка төр итләрдән арзанрак булу белән аңлатыла. Әйткәндәй, итне хәтта зур керемле шәһәр халкы да азрак куллана башлаган.
Аерым шәһәрләрнең сәүдә нокталарында сатылмыйча озак яткан сыер малы итенең бозылу очраклары күбәйгән. Ил буенча 1 килограмм ит бәясе уртача 10 фунтка, ягъни, сумга күчергәндә, 900 сумга якынлашкан. Элегрәк ул 2 фунтка арзанрак булган. Ел башыннан йомырка бәяләре ике тапкырга күтәрелгән.
Әлегә азык-төлек кытлыгы сизелми, әмма, белгечләр фикеренчә, бу хәл озакка бармаячак. Анысы бензин хакларының күтәрелүе белән бәйле логистика проблемаларында. Британиялеләр илнең эчке базарындагы авыр хәлгә ил хөкүмәтенең Русия белән дөрес хезмәттәшлек урнаштырмавы сәбәпче, дип исәпли.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас