+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
15 ноябрь 2022, 11:40

Бармагын ... эченә кертеп дәвалаганнар

Могҗизамы, әллә табибларның осталыгымы бу?

Бармагын ... эченә кертеп дәвалаганнарБармагын ... эченә кертеп дәвалаганнар
Бармагын ... эченә кертеп дәвалаганнар

Стәрлетамакның 2нче шәһәр дәваханәсенә токарь станогында бармагы яраланган ир-егет мөрәҗәгать иткән. Кулның баш бармагы әйләнә торган механизмга эләккән - тиресе, нервлар һәм кан тамырлары киселгән.

Табиб-ординатор Руслан Нәҗметдинов травматология-ортопедия бүлеге мөдире Дмитрий Антонов җитәкчелегендә ир-егетнең бармагын ... корсак куышлыгына батырган.

Анда тире һәм кан тамырлары формалашканнан соң, травматологлар бармакны корсак стенасыннан аерып алган. Табибларның вакытлы ярдәме ир-атка бармагын саклап калырга ярдәм иткән.

Пациентны алда дәвалау курсы көтә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас