+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 ноябрь 2022, 13:12

Намуслы хезмәт, Ватанны сөю һәм бердәмлек

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин төбәкнең иң яхшы хезмәтчәннәренә Русия һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.

Намуслы хезмәт, Ватанны сөю һәм бердәмлекНамуслы хезмәт, Ватанны сөю һәм бердәмлек
Намуслы хезмәт, Ватанны сөю һәм бердәмлек

«Бүген бу залда республикабызның төсе, аның алтын фонды җыелды. Биредә төрле һөнәр ияләре: медицина хезмәткәрләре, мәдәният эшлеклеләре, галимнәр, спортчылар, журналистлар, төзүчеләр, эшкуарлар, сәнәгать хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, республикабызның иң талантлы, уңышлы һәм намуслы хезмәтчәннәре бар.

Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә безнең алда Ватаныбызны яклау, аны куәтле һәм җиңелмәс итү бурычы тора. Бу көннәрдә безнең сугышчылар кыюлык һәм батырлык күрсәтәләр, ә без сезнең белән ышанычлы тыл булдырабыз», - дип билгеләде Максим Забелин.

Аның сүзләренчә, безнең республика бүген бүләкләнүчеләр кешеләр ярдәмендә алга бара.

«Икътисад тотрыклы үсә, инвестицияләр арта, яңа производстволар һәм яңа эш урыннары барлыкка килә, барлык социаль бурычлар үтәлә. Башкортстан илебезнең сәнәгать, инвестиция, фәнни–техник һәм башка бик күп рейтингларын җитәкли. Без дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-мәгариф үзәген булдырдык, ул - Идел буе федераль округындагы иң эре университетларның берсе, масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз, ягъни
төзибез, үстерәбез, үсәбез. Бу - сезнең хезмәт, талант, белем һәм профессиональлек. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим», - диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас