

Тантана башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган геройларның һәм әлеге вакытта кулларына корал тотып, Ватаныбызны яклаучы сугышчыларның әниләре белән аралашты.
«Бүген сезне бу залда күрүемә бик шатмын, шундый матур, сөекле, кадерлеләребез сез. Республиканың барлык әниләрен дә чын күңелдән иң назлы, дулкынландыргыч бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәсем килә.
Әниләр безгә тормыш, мәхәббәт һәм кайгырту бирә. Безне һәрчак яклыйлар. Төрле авырлыкларны җиңәргә булышалар. Хәрби һәм хезмәт батырлыкларына дәртләндерәләр», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, залда җыелган әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Бүген ул «Ата-аналар батырлыгы» медален Рөстәм Нәбиевны карап үстергән Рида Хәкимовага да тапшырды.
Рөстәм Нәбиев хәрби хезмәткә алынгач, казарма җимерелү сәбәпле, ике аягын да югалткан иде. Ул паралимпия спорт төрендә «Феникс» клубының (Химки) төп уенчысы була. 2017 елда аның командасы Эльблонгта (Польша) дөнья беренчелегенең алтын медальләрен яулый, ә 2018 елда Мальмода (Швеция) узган Европа Паралимпия уеннарында җиңә. Спорт карьерасына параллель рәвештә интернет-блог алып бара. Манаслу һәм Эльбрус тауларына менде.
- Рөстәмнең әнисе үлгәндә абыйсына - 5, Рөстәмгә 1,5 яшь иде, - дип сөйли Чакмагыш районының Рапат авылында яшәүче Рида Тәлгать кызы. - Ирем белән киңәшләшеп, үзебезнең ике улыбыз янына туганнарыбызны да алдык. Мунчадан икесен - кулга, берсен аркага салып, дүртенчесен көтәргә калдырып кайтулар истә. "ЗИЛ" машинасына утыртып, дүртесен берьюлы сөннәткә алып барып, кайткач, марганцовкалы суда утыруларын үзләре дә онытмыйдыр. Эшләп үсте улларыбыз, эре маллар 16 башка җиткән чаклар бар иде. Хәзер шуларның нәтиҗәсе - алар тормышта югалып калмады. Рөстәмне тауларга озатканда: "Әллә бармыйсыңмы, улым", - димен. "Хәлдән килгәндә барам әле", - ди. Әйтмәсәң дә, ярдәменнән калдырмый. Балаларым - шатлыгым иде, хәзер менә батырлык та булына инандым.