-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Республика
24 ноябрь , 18:27

Егетләр билләренә каеш буа

Ерак Көнчыгышка 200гә якын якташ егетебез китте.

Егетләр билләренә каеш буа
Егетләр билләренә каеш буа

"Республикада гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакырылыш план буенча, югары оешканлык белән уза. Шушы көннәрдә призывникларны хезмәт итү урыннарына озату тантанасы булды. Ерак Көнчыгышка 200гә якын егет китте. Яшьләр Хәрби-һава көчләре, Коры җир гаскәрләре һәм Хәрби-диңгез флоты кебек гаскәрләрдә хезмәт итәчәк.

Егетләребезнең сәламәтлегенә зур игътибар бирәбез. Озатыр алдыннан Башкортстанның барлык хәрби хезмәткә чакырылучылары коронавирус инфекциясенә экспресс-тестлар тапшыра. Алар медицина битлекләре, антибактерицидлар, шулай ук башка кирәк-ярак һәм азык-төлек паегы белән тәэмин ителә.

Хәрби хезмәткәрләрне йөртүгә дә аерым игътибар бирелә - бөтен транспорт эшкәртелә. Аерым вагоннарда, яки хәрби эшелоннарда гына ташу каралган, анда чит кешеләр белән элемтәләргә юл куелмый. Мондый чаралар транспортның барлык төрләрендә дә каралган.

Алдагы чакырылыш Украинадагы махсус хәрби операция белән бәйле түгел, дип ассызыклыйм. Чакырылыш буенча барлык хәрби хезмәткәрләр, белгечлек булуына карамастан, Русия Федерациясе территориясендәгә частьларга җибәреләчәк һәм хәрби хезмәт узачак. Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында даими яшәү урыннарына кайтарып җибәреләчәк. Русиянең хезмәт иткән күп кенә егетләре инде өйдә", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Фото: r-vyksa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в