+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 ноябрь 2022, 10:03

Лампа шнурына абынып егылган да...

...машинасын яндырган.

Лампа шнурына абынып егылган да...
Лампа шнурына абынып егылган да...

Белоретта яшәүче ир, коткару хезмәтенә шалтыратып, автомобиле януы турында әйткән. Ул ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләрне җибәрүләрен сораган.

Коткаручылар Май урамына килә һәм гараж алдында "Great Wall Hover" машинасын таба. Аның 42 яшьлек хуҗасы да шунда була. Янгын сүндерүчеләр утны 20 минутта сүндерә, ләкин машина тулысынча янган була инде.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесенә транспорт хуҗасы гаражда автомобильне капот ачып төзәтүе турында сөйләгән. Яхшырак күрү өчен ул аңа көчле лампа элгән. Ул моторның ягулык системасы өстендә була. Бераздан ир ял итеп алырга уйлый һәм өе ягына китә, шул вакытта очраклы рәвештә лампа шнурына абына һәм лампа килеп төшә. Шунда ук бензин яна да башлый. Хуҗа утны сүндерергә тырыша һәм машинаны гараждан урамга этеп чыгара. Ләкин ут ялмаган машинаны инде коткарып булмый...

Табиблар иргә медицина ярдәме күрсәткән. Аны дәваханәгә озатканнар, аннан соң амбулатор дәваланырга җибәргәннәр.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: