Фәрит Аляутдинов сүзләренчә, "Төбәкләр көне" проекты узган елда "ОТР"да башланды. Проектның идеясе - үз иле, мәдәнияте, халыклары, истәлекле урыннары, казанышлары турында сөйләү.
- Без дөньяның төрле илләренең тарихын яхшы беләбез, ләкин үзебезне җитәрлек белмибез. Кагыйдә буларак, мәгълүмати басмаларда бик күп тискәре яклар бар. Әгәр дә тасмага анализ ясасак, начарлыкның яхшылыкка караганда күбрәк язылуын күрәчәкбез. Әлегә беркайчан да төбәкләр хакында көн дәвамында күрсәткәнебез булмады, гадәттә, бу - яңалыкларда яки программаларда кыска гына кисәкләр була торган иде. Без конкрет төбәккә айга бер тапшыру көнен багышларга булдык. Шул ук вакытта мәдәният, казанышлар, туристик урыннар, икътисад, социаль сәясәт, азык-төлек һәм башкалар турында сөйлибез. Ләкин иң мөһиме - әлеге продукт бу төбәктә яшәүче кешеләр белән бергә әзерләнә, - диде Фәрит Аляутдинов.
Әйтик, тамашачының төбәккә өстән-өстән генә түгел, ә анда яшәүчеләрнең күзләре белән карау мөмкинлеге барлыкка килде. Программаның беренче чыгарылышы Калининград өлкәсе турында сөйләде. Башкортстан турында телевизион программа булдыруга, башка төбәкләрдәге кебек үк, зур эш алып барылды. Бу - гадәттә, очрашу, төшерү, интервью алу.
Фәрит Аляутдинов фикеренчә, мондый программалар русиялеләрдә үз илләре белән кызыксыну уята. Хәзер "ОТР" журналистлары яңа эшкә чумган, алар Мурманск турында сюжет төшерә. Анда да бик күп кызыклы сюжетлар булачак.
Фото: bashinform.ru