+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
26 ноябрь 2022, 22:15

Бу якларны, төбәкне, урыннарны күрми калмагыз!

Абзан шарлавыгы янында глэмпинг барлыкка килде.

"Умарта-беседкалар, мичкә-мунчалар, балалар мәйданчыклары, автостоянкалар — болар барысы да глэмпинг. Ул Архангель районының Абзан авылыннан ерак түгел Абзан шарлавыгы янында барлыкка килгән. Ул - Башкортстандагы иң матур һәм билгеле шарлавыкларның берсе. Монда җәй көннәрендә туристлар бик күп килә. Хәзер алар монда кыш та киләчәк.

Глэмпингны эшкуар Рафаэль Гыйззәтуллин төзегән. Узган елның җәендә ул Архангель районында " Эшкуарлык сәгате”нә килгән иде. Аның тәкъдимен хупладылар, документлар белән булыштылар һәм җир кишәрлеге белән бәйле мәсьәләләрне хәл иттеләр, чыгымнарны каплауга ничек субсидия алырга мөмкин икәнлеген өйрәттеләр. Хәзер бу матур йортларда туристлар өчен бөтен уңайлыклар бар.

Урыннардагы бизнес-шерифларның эшләвенә, җитәкчеләр белән бергә аларның эшкуарларга үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итүләренә мин бик шатмын.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанның һәр районында эшләүче бизнес-шерифларның исемлеге — сылтама буенча: investrb.ru, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в