Халыкта азатлыкка, иркен яшәүгә омтылыш бик көчле булса да, ул вакытта тормыш бик авыр була. Өстәвенә, Мөнәздәһә гаиләдә беренче бала булып туа. Ә ул елларда беренче бала әти-әнинең иң зур ярдәмчесе була. Мөнәздәһәгә дә үзеннән соң туган ике энесе белән ике сеңлесенә балалар бакчасы тәрбиясен алыштырырга туры килә. Өстәвенә, әтисе аны үзенә ияртеп балыкка да йөртә. Ә Иске Моштының тирә-ягында күлләр санап бетерерлек түгел, ерак та түгел Агыйдел елгасы ага. Биредә иң ялкау кеше генә балыкка йөрми. Ә балыкны кармаклап утырмыйлар, җылым белән сөзеп алалар, яки төнгелеккә ау салалар. Мөнәздәһә, балык тоту серләрен ныклап үзләштерү белән беррәттән, җылым, ау үрергә дә өйрәнә.
Мөнәздәһәгә 15 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Ирләрне һәм атларны фронтка озаталар. Колхоздагы барлык эш хатын-кыз, карт-коры һәм бала-чага иңнәренә төшә. Алар язын иген чәчә, үстерелгән уңышны көзен җыеп ала, кышын ындырда ашлык суга. Никадәр авыр булса да, чәчүлек мәйданнарны һәм колхоз фермаларындагы мал санын киметүгә юл куймыйлар.
Мөнәздәһәдән ике ел элегрәк Яңа Нугайда туган Тимергали Әхмәтгалиевка исә сугыш уты аша да үтәргә туры килә. Туган илебез азатлыгы өчен канкойгыч алышларда күрсәткән батырлыклары орден-медальләр белән билгеләнә. Тыныч тормышта МТСка тракторчы булып урнаша. Ул елларда тракторчылар бүген бер авылда эшләсә, иртәгә аларны икенчесенә күчерәләр.
Тимергали Иске Мошты басуларында эшләгән вакытта ике яшь йөрәк беренче тапкыр очраша һәм бер-берсенә гашыйк була. Озакка сузмыйча өйләнешеп тә куялар. Яшь гаиләнең яшәр урыны булмый. Шуңа, озак уйлап тормыйча, Уфага чыгып китәләр. Ә шәһәрдә сугыштан соң эшче кулларга кытлык зур була.
Шатлыкка бәхет өстәп, 1950 елда гаиләдә кыз бала туа. Аңа заманасы өчен бик популяр булган Финә исеме куштыралар. Тагын ике елдан уллары Рәис туа.
1954 елда илдә, шул исәптән Башкортстанның көньяк районнарында да, чирәм җирләрне үзләштерү башлана. Тимергалине хәрби комиссариатка чакыртып алалар да Хәйбулла районына озаталар. Билгеле, ни күрсәк, бергә күрик, дип, Мөнәздәһә дә аңардан калмый.
Өченче балалары Фәния Хәйбулла районының Сәгыйть авылында туа.
“Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил!” дип юкка җырламыйлар бит ул. Гүзәл Агыйделебезнең чәчәкле тугайларында җиләк-җимеш җыюлар, киерелеп печән чабулар, күрше-тирә, туган-тумача Тимергали белән Мөнәздәһәнең төшләренә керә, сагыну хисенә түзәр әмәл калмый. Һәм ике елдан соң, хәрби комиссариат белән төзелгән килешү вакыты үткәч, гаилә Иске Моштыга кайтып төшә. Мөнәздәһәнең ялгызы тормыш көтүче дәү әнисенең йортында урнашалар. Тимергали бик уңган, булдыклы кеше була. Шуңа колхозда тракторчы булып та эшли, дәү әнинең иске йорты янәшәсендә яңа йорт та тергезеп чыга.
Иске Моштының Әхмәтгалиевлар яшәгән, халыкта “Түбән оч” дип йөртелүче өлешен ел саен су баса. Алдынгы тракторчы моңа риза булып яшиме соң инде? Юк, әлбәттә! Ул зур, иркен итеп, тагын бер йорт төзеп чыга. Монысын исә югары очта.
Алгарак китеп, шуны әйтәсе килә: авылга кайткач, гаиләдә тагын өч кыз – Асия, Фиса һәм төпчекләре Людмила туа, ә бу йортта хәзер кызлары Асия яши. Ул гомере буе Себердә эшләп, лаеклы ялга чыккач, туган авылына яшәргә кайткан.
Мөнәздәһәне колхозның сөтчелек фермасына савучы итеп эшкә чакыралар. Кечкенәдән авырлыкларны җиңеп үскән кыз тиз арада коллективта үз кешегә әверелә. Җыелышларда аны хезмәттәшләренә үрнәк итеп куя башлыйлар. Күкрәгендә тәүдә “Социалистик ярышта җиңүче”, “9нчы бишьеллык ударнигы” билгеләре, соңрак медальләр, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены балкый. Авылдашлары аны берничә тапкыр район Советы депутаты итеп сайлый.
Шунысын аерым билгеләп үтәсе килә: Тимергали абзый белән Мөнәздәһә апа балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, булдыклы итеп тәрбиялиләр. Чөнки эшсөяр кешенең тормышта беркайчан да, нинди генә шартларда да югалып калмавын алар яхшы аңлаган. Алты балалары да тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, балалар үстерәләр.
Мөнәздәһә апа фермада озак еллар тырышып эшли. Шуңа пенсия яшенә җиткәч тә тиз генә эштән җибәрмиләр. Ә лаеклы ялга аны район үзәгенә чакырып, бик зурлап озаталар.
Мин Тимергали абзый белән Мөнәздәһә апаның төпчек кызлары Людмиланың йортында. Язмыш кушуыдыр инде, Людмила әтисенең туып-үскән авылы Яңа Нугай егетенә кияүгә чыккан һәм гаиләсе белән шушында төпләнеп яшиләр. Ире Мөдәрис абзый гомере буе шофер булып эшләгән. Гаиләдә ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Алар өчесе дә тормышта үз урыннарын тапкан, уллар-кызлар үстерәләр.
– Әнкәйне районда үткәрелүче чараларга еш чакыралар иде. Өйдән: “Кызлар, фермадагы сыерларны онытмагыз инде”, – дип чыгып китә иде. Шуңа авыр эшкә бәләкәйдән өйрәнеп үстек, – ди Людмила.
Бер үк вакытта хезмәт иясенең хөрмәт иясе булуын да күреп, аңлап үсә балалар. Мөнәздәһә апаны лаеклы ялга район үзәгенә чакырып, зурлап озаталар. Бик күп бүләкләр белән бергә үзе эшләгән “Марс” колхозы “Ракета” маркалы тузан суырткыч бүләк итә.
– Ул елларда авылларда тузан суырткычның нәрсә икәнен дә белмиләр иде әле, – дип хатирәләре белән уртаклаша Людмила.
Людмила гомер буе нефтьчеләрдә оператор булып эшләгән. Лаеклы ялда булса да, өйдә утыручылардан түгел ул. Авылның мәдәният йортында оештырылучы һәр чарада актив катнаша. Людмила җырлаганда залда чебен очканы да ишетелә, дисәм дә һич арттыру булмас. Күрше авылларга чакырсалар да авырсынып тормый, җиңел машинасына утыра да барып та җитә.
– Җыр-моңга мәхәббәт кемнән күчкәндер, дип уйлыйсың? – дип кызыксынам Людмиладан.
– Әткәй дә, әнкәй дә җырлыйлар иде. Әткәйнең ике энесе гармунда уйнаганы хәтеремдә. Без гаиләдә алты бала – Рәис абый һәм биш кыз үстек. Барыбыз да җырлыйбыз. Хәтта минем өч балам да җырлый, – ди ул.
Бүген алты баладан өч кыз – Асия, Фиса һәм Людмила исәннәр. Туганнар бик еш очрашып, хәл-әхвәл белешеп, үзара кунаклашып тора.
Сүз арасында Людмила стена буенда торучы кием шкафының ишеген ачты да, аннан зур саклык белән бер пинжәк алып, минем алдыма өстәлгә китереп салды. Аның күкрәге тулы орден-медальләрне күреп бер мәл сүз әйтергә кыймыйча тордым. Аларны бүгенге көнгә кадәр күз карасыдай күреп саклаган Людмила Тимергали кызының алдында башымны иясем килде.
– Әтиебезнең дә сугышта алган орден-медальләре бар иде. Аларга тыныч тормышта бирелгәннәре дә өстәлде. Шуларны саклый алмаганыма үземне зур гаепле саныйм, – дип, күз яшь-
ләрен сөртеп алды әңгәмәдәшем.
Советлар Союзы таркатылып, илдә яңа хакимият урнаштырылганнан соң безнең тарихыбызны оныттыру өчен нинди генә яманлыклар кылынмады. Күренекле шәхесләребезнең һәйкәлләрен җимерү дә, аларның исемнәрен тарих китапларыннан сызып ташлау да, аларга кара ягулар да булды. Ләкин тарихыбыз халык күңелендә яши! Һәм Людмила кебек кызлар-уллар булганда, ул югалмаячак.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.
Краснокама районы.