

Күптән түгел район үзәгендә яңартылган Комсомол паркы файдалануга тапшырылуын төбәк халкы зур канәгатьлек белән каршы алды. Биредә төзекләндерү “Заманча шәһәр мохите булдыру” муниципаль программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Башкарылган эшләр исемлеге шактый зур, атап әйткәндә, паркта җәяүлеләр зонасы барлыкка килде, ял урыннары яктырту корылмалары һәм видеокүзәтү аппаратлары белән җиһазландырылган, объект яңа капка һәм утыргычлар белән бизәлгән.
Сафка баскан Комсомол паркы район дәрәҗәсендә эре объект саналырга хаклы, биредә төзекләндерү эшләренең гомум бәясе 9,4 миллион сум тәшкил итте. Объектны яңарту Рөстәм Кудашев җитәкчелегендәге “Бүздәк экология коммуналь компаниясе” җәмгыятенә йөкләтелгән иде, коллектив ышанычны тулысынча аклады.
Район үзәгендә урамнарны төзекләндерү дәвам итә. Хакимиятләр биләмәләрендә коймаларны яңарту буенча республика программасы кысаларында, бу эшне дә ышанычлы партнер “БЭКК” алып бара. Матур үзгәрешләр күренеп тора, кыска гына вакыт аралыгында район үзәгенең берничә урамында иске рәшәткәләр яңаларга алыштырылды. Яңа коймалар тимердән корыла, аларга милли бизәкләр төшерү каралган.
Көнкүрештә заманча технологияләрне үзләштерү юнәлешендә шулай ук җитди үзгәрешләр бар. Озакламый Түреш авыл биләмәсенә караган берничә авылда яшәүчеләргә “Теле-2” элемтә операторы хезмәтләре күрсәтелә башлаячак – Ахун һәм Күзәй авылларында мобиль элемтә база станцияләре корыла, алар югары тизлектәге Интернет элемтәсе булдыру мөмкинлеге бирә.