Ул хәзерге Благовар районының Иске Усман авылында 1932 елның 6 ноябрендә туган. 1953 елда Уфа театр училищесын тәмамлагач, берникадәр Баймак драма театры артисты булып эшләп ала, аннары язмышын туган ягы белән бәйли. Рәис Корбангулов Благовар районы матбугатын үстерүгә зур өлеш кертүе белән дә билгеле – озак еллар редакциядә урысчадан татарчага тәрҗемәче сыйфатында хезмәт салды, дубляж гәзитендә мөхәррир урынбасары булды.
Туган районында Рәис Корбангулов барыннан да бигрәк мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре белән киң танылу алды – моны аның 20 елга якын районның белем бирү челтәренә уңышлы җитәкчелек итүе раслый. Әлеге чорда мәгариф өлкәсендә байтак уңай үзгәрешләр күзәтелеп, яңа мәктәп биналары төзелде, тармакның матди-техник базасы ныгыды. Ул эшләгән елларда районда гомум урта белем бирүгә, кабинет системасына күчү тормышка ашырылды, башлангыч һөнәри әзерлек кертелде, компьютер сыйныфлары ачылды. Мәгариф өлкәсенең өлкән буын вәкилләренең күпчелеге хәзер дә Рәис Корбангуловны үзләренең остазы дип саный.
Иҗади шәхес буларак, Рәис Гайнелислам улы бу юнәлештә Благовар районы авыллары тарихын өйрәнү буенча аеруча зур хезмәтләр күрсәтте. Тарихи чыганакларны барлап, иң беренче чиратта, нәселенең туган яклары – Былышлы һәм Өйдрәкбаш авыл биләмәләренә караган авылларның барлыкка килүен җентекле өйрәнеп, архив материаллары нигезендә “Буыннарга ядкарь” китабын нәшер итте. Халык көтеп алган бу җыентыкта төбәкнең Усман, Сарайлы, Былышлы, Өйдрәкбаш, Шәмәй авылларының килеп чыгышы барлана, моннан тыш, аерым күренекле шәхесләр, мәсәлән, Башкортстан мишәрләре арасында беренче генерал Хаҗиәхмәт Ишбулатов турында бай мәгълүмат бирелә.
Рәис Корбангулов Башкортстанның Русия дәүләтенә ирекле кушылуын тарихи чыганакларга, атап әйткәндә, шәҗәрәләргә таянып нигезләргә омтылган тикшеренүче буларак та билгеле. Шәхсән ул үзен башкортларның Мең ыруы кабиләләре җитәкчесе Канзәфәр бинең дәвамчысы дип санады.
Төбәк тарихчысы сыйфатында Рәис Гайнелислам улын остазым дип саныйм. 2006 елда дөнья күргән “Благовар җире: еллар һәм кешеләр” китабы – берлектәге иҗат җимеше буларак билгеле. Моннан тыш, 2011 елда Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек булган “Дөнья бу...” китабымда Рәис абый тарафыннан тәкъдим ителгән дистәләрчә темалар яктыртылып, алар Благовар районы тарихында лаеклы урынын алды.
Ни аяныч, Рәис Корбангуловның гомере иҗаты чәчәк аткан чорда өзелде, әмма аның якты рухы якташлар күңелендә мәңге сакланыр. Бай иҗади мирасы да моңа анык мисал булып тора.