+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 декабрь 2022, 13:41

Республика - ачык һавадагы этнография музее

Башкортстан югары туристик җәлеп итүчәнлеген саклый һәм кешеләр килергә омтылган төбәкләр арасына керә.

Республика - ачык һавадагы этнография музееРеспублика - ачык һавадагы этнография музее
Республика - ачык һавадагы этнография музее

Бу хакта «Вместе:РФ» телекомпаниясе эфирында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзер икътисадта әлеге юнәлешне үстерү өчен уникаль мөмкинлекләр бар.

«Бу вакыйгалар башлангач (ковид, СВО), коллегаларыма әйттем: башкача туристлар агымын тоту мөмкинлеге тумаска да мөмкин, файдаланып калырга кирәк. Кешеләр якындагы табигатькә соклана, тәрәзәдән ешрак карый башладылар. Без Көнбатыш шәһәрләре урамнарын үзебезнекеннән яхшырак белә идек. Менә хәзер безнең матурлыкларыбызны һәм истәлекле урыннарыбызны белергә вакыт. Ләкин моның өчен бик күп эшләргә тиешбез.

Соңгы вакытта без бу яктан алга киттек, күп кенә туристик конкурсларда призлы урыннар яулыйбыз. Безнең потенциал бик зур. Башкортстан - ул ачык һавада тулы бер этнография музее бит. Моннан тыш, бездә уникаль табигать, бай тарих бар. Бу кешеләргә кызык, шуңа күрә алар безгә килә», - диде Радий Хәбиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас