Быел Башкортстанның аграр тармак хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан Уфада оештырылган алдынгылар тантанасында Федоровка районы Батыр авылының данлыклы фермеры Илһам Акчуринга Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырылды. Моңа кадәр исә ул “Атайсал” проектында катнашып, Батыр авылында мөһим социаль башлангычларны тормышка ашыруга керткән өлеше, даими ярдәме өчен мәртәбәле диплом белән билгеләнгән иде. Татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында кайнап яшәгәне өчен Илһам Шакир улы быел, шулай ук, Татарстан Президентының Рәхмәтенә лаек булды.
Аңлашыла, 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән елда булдыклы ир-узаман, Башкортстанда гына түгел, илдә дә әле узган гасырның 80нче еллары азагында ук фермерлык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, киң күңелле меценат һәм чын милләтпәрвәр Илһам Акчуринның шушы рәвешле ике республикада да дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнүе, хөрмәтләнүе очраклы гына түгел. Фермер буларак, ул быел үз хуҗалыгында рекордлы уңыш үстереп алуга ирешкән. Зур социаль җаваплылык тоеп эшләүче җитәкче һәм меценат буларак, Батыр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр хөрмәтенә булдырылган стеланы төзүдә акчалата да, техника, хезмәт ресурслары белән дә олы ярдәм күрсәткән. Янә килеп, мартта Казанда үткән татар эшкуарлары җыенында катнашырга да өлгергән Батыр авылының мәдәни тормышында кайнап яшәүче Илһам Шакир улы. Ә инде ул сәхнәгә чыгып, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев, башка классикларыбыз әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләгәндә зал шым була, яралы күңелләргә моң тула, Илһам Акчурин авызыннан, гүя, илһам үзе ургыла! Бер кешедә шушы кадәр булдыклылык, эшлеклелек сыйфатлары да, бер үк вакытта киң күңеллелек һәм меценатлык, аларга өстәп милләтпәрвәрлек, зыялылык, иҗадилык һәм илһам каян килә дисезме? Баксаң, аның чишмә башы бик еракка һәм тирәнгә китә икән шул! Сүзне Илһам Акчуринның үзенә бирик.
“Мин картәтиләр эшен дәвам итәм”
– Безнең бабалар бу төбәккә Пенза ягыннан килеп төпләнгән. Алар ил сагында булган, намус белән аның халкына һәм патша хөкүмәтенә хезмәт иткән, дәүләт дәрәҗәсендә җаваплы бурычлар башкарган. Мәсәлән, әтиемнең әтисе Сәмигулла картәти 1921 елдагы ачлыкта кыш буе үз аты белән 150 километрдагы Ырынбурда урнашкан Кызыл Хач базасыннан урындагы халыкка ярдәм итү йөзеннән азык-төлек ташыган. Шул рәвешле бик күп кешеләргә ярдәм күрсәтеп, аларның гомерләрен саклап калуда хәлиткеч роль уйнаган.
Әнием яклап Сәхиулла картәти дә хәлле кеше була һәм төбәк халкы мәнфәгатендә бик күп игелекле эшләр кыла. Ул герман сугышында катнаша. Сугыштан соң, арендага җир алып, игенчелек эшчәнлеген җәелдерә. Картәтиләрем Юлдаш авылында тегермән дә тота, шул рәвешле төбәк халкын иң кирәкле ризык булган икмәк белән тәэмин итәләр.
Кызганычка каршы, “раскулачивание” сәясәте безнең нәселне дә урап узмый. 1931 елда Сәмигулла картәтием вафат булганнан соң, аның барлык мөлкәте гаиләсеннән тартып алына. Ни аяныч, гаиләне турыдан-туры талаучылар арасында ул 1921 елдагы ачлыкта гомерләрен саклап калган кешеләр дә була... Әмма кан белән, ана сөте белән бирелгәнне кешене күрәләтә талап та, кыйнап та, сугып та, баштан, йөрәктән, җаннан чыгарып булмый. Әтием Шакир урындагы хуҗалыкта учетчик, тракторчы эшләрен башкарды, аннары почта таратуга күчте. Ихтимал, заманы, чоры туры килсә, ул да әтисе, картәтиләре эшен дәвам иткән булыр иде. Шулай булуга карамастан, әтием авыл өчен гаять мөһим эш-гамәле белән үзе артыннан кабатланмас эз калдырып китте.
Эш шунда: без бәләкәй чакларда авыл халкы кәҗә малын бик күпләп асрый иде. Ул вакытта сыер тоту авырга төшкән, күрәсең. Әнә шул кәҗәләр чишмә, елга ярларында үскән барлык агач-куакларны юк итеп бетерде. Нәтиҗәдә, елга яры елдан-ел ашалып, авылга таба убыла башлады. Чишмәнең исә суы китте. Аны саклап калу һәм елга яры убылуны туктату максатында әти, чын мәгънәсендә, экологик батырлык күрсәтте. Ул, чишмә чыккан урында канау казып, аның тирә-юнен чистартып, ахырда анда күл хасыйл булды. Елга яры буйлап исә 200 метр арада ул метр саен агач үсентеләре утыртып чыкты, аларны уратып алып, һәркайсысының үсеп китүен хәстәрләде. Нәтиҗәдә, авыл халкы чишмәле дә, күлле дә булды, ә елга ярын зур агачлар каплап алып, ул убылудан туктады. Бу изге гамәле өчен батырлылар әтине әле булса рәхмәт сүзләре белән телгә ала.
Миңа килгәндә, хаклы рәвештә картәтиләрем эшен дәвам итәм, дип әйтә алам. Русиядә фермерлык хәрәкәте игълан ителгәч тә, 1990 елда илдә беренчеләрдән булып бу эшкә алындым. Аграр бизнес минем өчен картәтиләрдән килгән шөгыль генә түгел, аларның нахакка рәнҗетелгән якты рухы алдында гаделлекне тергезү дә, – диде үзенең юл башы хакында сөйләгәндә Илһам Акчурин.
Фермерлык эшчәнлеге
1990 елда 80 гектар җирне арендага алып эш башлаган фермер Илһам Акчуринның чәчүлекләре бүген 1100 гектарга җиткән, янә дә 300 гектар табигый көтүлекләре бар. Шушы мәйданнарның 550 гектарында быел – иген культуралары, 250 гектарында – көнбагыш, 200 гектарында мал азыгы культуралары үстерелгән, калган җирләр парга калдырылган. Күпчелек хуҗалыклардагы кебек үк, Илһам Акчурин басуларында үстерелгән иген дә мул уңыш белән сөендергән – гектар куәте 31 центнер тәшкил иткән. Ашлык тиешенчә чистартылып, киптерелеп, келәтләргә салынган.
– Булган келәтләр быел түбәгә кадәр диярлек ашлык белән шыплап тутырылды. Шуңа да киләчәкне хәстәрләп, алдагы елга тагын бер келәт төзү максатын куябыз. Һава шартларының ничек булуына карамастан, ашлыкны урнаштыру, аның яхшы сакланышын тәэмин итү өчен мондый куәтләр безгә кирәк, – диде фермерлык эшчәнлеге хакында сөйләгәндә Илһам Шакир улы.
Башка юнәлешләрдә исә хуҗалык өстәмә куәтләргә ихтыяҗ кичерми. Алты кеше даими хезмәт салган хуҗалык барлык тиешле техника, агрегатлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Кызу эш чорында исә Илһам Акчурин читтән үзенең техникасы булган кешеләрне дә яллый. Алар белән исәп-хисап эш нәтиҗәсенә карап ясала һәм мондый хезмәттәшлектән һәркем канәгать.
Игенчелек продукциясенә килгәндә, үстерелгәннең бер өлеше пай өчен халыкка таратылганнан соң, байтак ашлык фураж рәвешендә терлекчелек аша үткәрелә. Чөнки Илһам Акчуринның фермер хуҗалыгы районда, беренче чиратта, итчелек юнәлешенә махсуслашкан хуҗалык буларак танылу алган. Бүген биредә герефорд һәм лимузин токымлы 300 баш эре мөгезле терлек асрала, елкы малы да тоталар. Нәкъ шушы юнәлеш хуҗалыкның төп табыш чыганагы булып тора. Дөрес, ашлыкка хак артканнан соң, хуҗалык быел аны сатып та казнасын шактый гына тулыландырырга исәп тота. Хәер, аягында нык торучы хуҗалык моннан тыш та барлык финанс-икътисади йөкләмәләрен, исәп-хисапны вакытында тулысынча ашырып килә. Биредә эшләүчеләр аена 30 мең сумнан да аз булмаган хезмәт хакы ала, моннан тыш, аларга һәм, гомумән, авыл халкына да, терлек, мал азыгы, техника белән дә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр. Батыр авылындагы мөһим социаль проектларны тормышка ашырганда да беренчеләрдән булып нәкъ Илһам Акчурин ярдәм кулы суза.
Хәйриячелек
Агымдагы елның октябрендә, Республика көне алдыннан, Батыр авылында мөһим объект – Бөек Ватан сугышында катнашкан 110 авылдашларының исем-шәрифләре тулысынча уеп язылган стела һәм обелискны ачу тантанасы узды. Анда Федоровка районы җитәкчелеге, Уфадан һәм күрше район-шәһәрләрдән бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Батыр авылы караган Михайловка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Венер Акчурин белдерүенчә, стеланы эшләү һәм урнаштыру 1 миллион сумнан күбрәк хакка төшкән. Күренекле авылдашлары Вилдан Акчурин төзеткән мәһабәт мәчет янәшәсендә шулай ук аның зур ярдәме белән булдырылган стела төзелешендә, чын мәгънәсендә, бөтен авыл белән катнашканнар.
– Вилдан Акчурин белән бергә авылыбызның данлыклы фермеры Илһам Акчурин да бу эштә акчалата да, техника, хезмәт ресурслары белән дә бик зур ярдәм күрсәтте. Стела урнаштырылган территориядән чүп кенә 30 машина чыгарылды! Ә мәйданны әзерләү, тигезләү, коймалап алу, төзелеш эшләренә күпме көч һәм ресурслар салынды?! Бу эштә авылыбызны хәрәкәткә китерүче көч һәм аның ал-ял белмәс аксакалы булган 76 яшьлек Рәфкать Акчуринның тырышлыгын, тынгысызлыгын, фидакарьлеген дә билгеләп үтәсем килә. Шул рәвешле берлектәге көч белән Батырның йөзек кашы булган комплекс барлыкка килде. Киләчәктә исә Илһам Шакир улы стела янындагы мәйданга пушка урнаштыру нияте белән дә яна. Менә шундый, чын мәгънәсендә, ватанпәрвәр шәхес, һәр мөһим башлангычны күтәреп алучы меценат ул Илһам Шакир улы, – диде Венер Акчурин.
– Дәүләт барлык нәрсәгә дә акча юнәлтеп бетерә алмый. Шушы җәмгыятьтә яшәүчеләр үзләре дә аерым проектларны тормышка ашыруда башлап йөрергә, ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтергә тиеш, дип саныйм. Мәсәлән, әлеге стелага килгәндә, хәтерне яңарту, беренче чиратта, ул безнең өчен, киләчәк буын өчен кирәк. Әйе, чыгып торган артык акча беркемдә дә юк. Әмма производство эшчәнлегеннән чиста табышның 5-10 процентын хәйрия чараларына юнәлтү мөмкинлеге һәркемдә дә бардыр, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, минем өчен бу – намус эше, ата-бабалар васыять итеп калдырган алтын кагыйдә! – диде, бу хакта сүз чыккач, Илһам Акчурин.
Хәер, моның шулай булуы авыл күрке булып балкып утыручы мәчет бинасында һәм аның төзекләндерелгән территориясендә дә, мәдәният йортында үткәрелгән колачлы ремонт эшләрендә дә, авыл юлларының һәрвакыт төзек һәм чиста булуында да – кыскасы, Батырның һәр сулышында чагыла. Бу җәһәттән биргәнгә Ходай үзе дә өеп бирсен, дип кенә телисе кала.
Гаиләсе
Хаклы ялга чыкканчы озак еллар Батыр мәктәбен җитәкләгән тормыш юлдашы Эльза Миргали кызы – Илһам Шакир улын илһамландыручы да, канат куючы да, төп терәк-таяныч та! Моңа кадәр дә буш вакыты чыгу белән иренә ярдәмгә ашкынган ханым, җаваплы вазыйфаны калдырып, хаклы ялга чыгу белән тулысынча хуҗалык мәшәкатьләренә чума. Йорттагы гаилә җылысын саклап, барлык өй мәшәкатьләрен башкарудан тыш, иртә яздан кара көзгә кадәр басу батырларына, терлекчелектә эшләүчеләргә көн саен җылы аш та әзерли әле ул! Ә кызу эш вакытында хезмәткәрләр саны дистәдән дә артып китә...
– Минем шундый булуымда һәм эшләрнең һәр өлкәдә көйле баруында Эльза апагызның өлеше бәһаләп бетергесез. Мин аңа гомерем буе рәхмәтлемен! – диде бу уңайдан ире Илһам.
Эльза һәм Илһам Акчуриннар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Уллары Рәфит, компьютер технологияләре буенча махсус белем алып, бүген Себер тарафларында эре нефть компаниясендә хезмәт сала. Үзе ерак Себер тарафларында булса да, әтисенең уң кулы ул. Нәкъ ул хуҗалыкның барлык биләмәләренә дә видеокамералар урнаштырган, ягъни хәзер Акчуриннарның йортындагы экранда көтү дә, ферма эче дә, келәтләр дә уч төбендәге кебек күренеп тора. Һәр малның кайчан фермадан чыгу вакытын һәм анда кайтуын “акыллы” видеокамера терки. Алдагы чорда исә ул көтүлекләрне электр көтүчесе белән дә уратып алмакчы.
Хатыны Оксана белән 5 яшьлек уллары Даниярны тәрбияләүче Рәфит, ял вакытына туры килсә, мөһим кампанияләр чорында да зур ярдәм кулы суза икән.
–Ул иярләмәгән техника, ул белмәгән технология юк, – ди, улы белән горурланып, Илһам Шакир улы.
Күптән түгел генә Ассель оныклары янына Алан исемле кечкенә малай алып кайткан кызлары Юлия гаиләсеннән дә Акчуриннар бик канәгать. Юлия шулай ук ерак Себер тарафларында табибә булып эшләсә, кияүләре Илназ нефть тармагында хезмәт сала. Төп йортка кайтканда алар да әти-әниләре үрнәгендә хуҗалык мәшәкатьләренә чума.
Ак хыялы – ак кәгазьдә
Ниһаять, Илһам Акчуриндагы иҗадилык-мәдәнилек, миллилек сыйфатларының серен ачарга да вакыт җитте шикелле.
– Әниемнең әтисе Сәхиулла картәти, зур хуҗалык эшчәнлеге алып барган хәлле хуҗа булу белән бергә, бик матур шигырьләр дә язган. Китаплар бастырып, киң танылу яуламаса да, үзе һәм якыннары өчен язган шигырьләре берничә дәфтәрдә тупланган. Аңарда булган “иҗат җене”, күрәсең, миңа да күчкәндер. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның иҗатына бәләкәйдән гашыйк булып, аның күпчелек шигырьләрен яттан сөйләп йөрсәм, үзем язганнары да зур өстәл тартмасында туплануын дәвам итә. Ихтимал, алар ярыйсы ук җитлеккән шигырьләрдер дә, әмма киңкатлам укучылар игътибарына чыгармыйм, чөнки, фермер буларак, халыкка иң сыйфатлы продукция генә тәкъдим иткән кебек, иҗади әсәр дә фәкать Атнабайча шедевр дәрәҗәсендә булса гына укучының әдәби сусынын кандырырга хокуклы дигән ныклы фикердәмен. Укучының зәвыгын, рухиятен түбән сыйфатлы әдәби, мәдәни продукция белән бозарга ярамый! Дөрес, олыгаеп, фермерлык эшеннән читләшкәннән соң, ихтимал, ул шигырьләрне яңадан күтәреп, эшкәртеп, бер системага салу, китап итеп бастыру җае чыгар. Монысы – киләчәк эше. Батыр авылы тарихы буенча архив материалларына нигезләнгән төпле, эзлекле хезмәт әзерләп бастыру да әлегә ак кәгазьдәге ак хыял булып кала. Дөрес, бу юнәлештә дә эш башланды, материаллар акрынлап туплана, әмма хезмәтне югары сыйфат дәрәҗәсендә башкарып чыгу өчен эзләнергә, чокынырга, утырырга, ә моның өчен әлеге дә баягы вакыт кирәк, – ди Илһам Шакир улы.
Соңгы сүз урынына
Эльза һәм Илһам Акчуриннарның күркәм йортында тулы бер дивар диярлек гаилә башлыгының дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләреннән, дәрәҗәле бәйгеләрдә яулаган диплом һәм грамоталарыннан тора. Алар арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаганнары да, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның район бүлекчәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы биргәннәре дә бар. Шушы рәвешле күркәм эшләре, изге гамәлләре белән Батыр авылының, Федоровка төбәгенең генә түгел, ике республиканың, ике тугандаш халыкның да күрке, асыл бизәге, горурлыгы булып балкый бүген Илһам Акчурин. Бу җәһәттән аңа, алдагы чорда изге эш-гамәлләрен арытаба да үстерә барып, ил күләмендә дә танылу алырга язсын, йортындагы бүләкләр почмагы Русия Президенты Владимир Путин имзалаганнары белән дә тулылансын дип телисе килә! Сез – республика горурлыгы һәм Батыр данын, Акчуриннарның ил тарихындагы урынын, картәтиләрегез эшен һәрвакыт шулай югары тотыгыз!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.