Ел ахыры якынлашканда, һәрвакыттагыча, башкарылган эшләргә йомгак ясала, киләчәккә бурычлар билгеләнә. Түбәндәге уйланулар планетабызның “яшел калканы” — урманнар, аларны сакчыл файдалану, саклау һәм тергезү проблемалары турында. Кулга каләм алырга форсаты да туры килде. Берничә көн элек кенә Башкортстанның быел илдә урман янгыннары белән уңышлы көрәш алып баручы беренче биш төбәк исәбенә керүе мәгълүм булды. Җәй коры килүгә карамастан, быел хәвефле сезон чорында нибары 66 урман янгыны чыгу очрагы теркәлгән. Күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 454 очракка кимрәк. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, “кызыл әтәч” китергән афәтнең гомум мәйданы 318,7 гектардан артмаган. Әлбәттә, табигый байлыгыбызны янгыннардан саклауның яхшы оештырылуына Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә, башка комплекслы чаралар да уңай йогынты ясагандыр.
Шулай да... Без еш кына Русиянең табигый урманнарга бай ил булуын һәм агач сәнәгатенең перспективалы икътисад чыганагы булачагы турында еш ишетәбез. Агачның уртача 50-100 ел үсүен күз уңында тотканда, илнең урман фонды карамагында булган агачның һәр елда 1-2 процентын кисәргә ярый, дигән фикер белдерүче экспертлар да бар. Алай гына да түгел, киләчәктә урман байлыгының нефть сатуга караганда да табышлырак булачагын фаразлыйлар. “Кара алтын” җир астында эзләнсә, монысын үзләштерү өчен артык баш вату таләп ителми, бары тик урманнарны нәтиҗәле файдаланырга һәм аларны даими рәвештә тергезергә генә кирәк.
Кытайда соңгы 40 ел дәвамында 75,1 миллиард (!) төп агач утыртылган. Хәзер биредә урман мәйданнары гомум мәйданның 23,04 процентын алып тора, ә 1980 еллар башында ул 12 проценттан артмаган. Эш шунда ки, 1981 елның декабрендә Кытайда агач утырту буенча гомумдәүләт кампаниясен оештыру турында резолюция кабул ителә. Әлеге документка ярашлы, тиешле яшькә җиткән һәркемгә агач утыртуны юридик бурыч буларак билгелиләр. Шушы максатларга Кытайда ел саен берничә миллион гектар җир бүленә. Кытайның халкы күп, җире аз, дип курку белән яшәгән илләрдән аермалы буларак, алар һаман да урманнарын үстерә. Билгеле, аның икътисади һәм экологик проблемалар белән бәйле ягы да бардыр. Ничек кенә булмасын, үзендә үскән агач запасын эшкәртү күләме буенча Кытай дөньяда өченче урында тора, ә Русия — бишенче. Урман мәйданнарын үстерү “тизлеге”ндә дөньяда аларга тиңләшүче юк.
Илдә урманнарны тергезү юнәлешендә нинди чаралар тормышка ашырыла? Башкортстанда “яшел калкан”ыбыз ышанычлы сакланамы?
Реформа нәрсә бирә?
Урманнар илебезнең иң зур табигый байлыкларыннан санала. Русиядә гомум урман фонды 1,2 миллиард гектар чамасы. Бу — дөньядагы барлык урман мәйданының 20 проценты. Аның зурлыгы буенча без беренче урында. “Рослесинфорг” мәгълүматлары буенча, соңгы ун елда урман мәйданы 4,3 миллион гектарга арткан. Илдә яшәүче һәр кешегә уртача 5,1 гектар туры килә.
Соңгы елларда урман хуҗалыгын үстерү проблемаларына дәүләт игътибарының бермә-бер артуы күзәтелә. Яңа закон-нормативлар кабул ителүе дә шуны күрсәтә. Ә узган елның җәендә ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән Урман кодексындагы үзгәрешләрне Дәүләт думасы кабул иткәннән соң Федерация Советы раслаган иде. Аның төп асылы урман комплексында Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булдыруга бәйле. Әлеге документка ярашлы, яңа тәртип урманда агачны кисүдән эшкәртү ноктасына кадәр булган процессларны, шулай ук, экспортлау тәртибен контрольдә тотарга, кирәк булган очракларда ике арадагы шикле килешүләрне туктатырга булышлык итәчәк. Урман реформасындагы яңалык, шулай ук, арадашчылардан арынырга, шуңа бәйле агач чималының үзкыйммәтен киметергә дә мөмкинлек бирәчәк.
Белешмә. Планетадагы барлык коры җир мәйданының өчтән бер өлешен урманнар били. БМО белешмәсенә караганда, үткән елда дөньяда урманнарның гомум мәйданы 4,1 миллиард гектар, ягъни коры җирнең 31 процентын тәшкил иткән. Дөньядагы урман мәйданының 54 проценты биш илдә тупланган: Русиядә (20 процент), Бразилиядә (12), Канадада (9), АКШта (8) һәм Кытайда (5 процент). Планетадагы иң зур урман — Русия тайгалары. Алар гомум ил мәйданының 79 процентына якынын били.
Быел Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тармакта дәүләт мәгълүмати системасының беренче чиратын сафка кертә башлады. Ә тулы куәткә ул 2025 елда күчәчәк.
— Бу чара урман хуҗалыгындагы тәртипне ныгытуга гына түгел, ә нәтиҗәлелекне көчәйтергә, эш алымнарын камилләштерергә дә ярдәм итә, — ди республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. — Быел без урман хуҗалыгы тармагы оешмалары тарафыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең күп өлешен электрон төргә күчердек. Кыскасы, министрлык күрсәткән хезмәтләр белән, нигездә, дәүләт хезмәтләре электрон порталы аша танышырга, борчыган сорауга җавап табарга һәм бәйләнешкә керергә була. Электрон форматта белешмәләр бирү саны буенча Башкортстан Мәскәү өлкәсеннән кала илдә өченче урында.
Санлы технология идарә итә
Премьер-министр белдерүенчә, тармакта санлы технологияләр куллану эшчәнлектә яңа перспективалар ачарга этәргеч бирә. Иң мөһиме — урман хуҗалыгы белән бәйле барлык төрдәге предприятие һәм оешмалар белән бердәм мәгълүмати яссылыкта булу эшне нәтиҗәлерәк оештырырга да мөмкинлек бирә.
Табигый байлыклар арасында урманнарның мөһим урын алуы очраклы түгел. Әйткәндәй, алар республиканың гомум мәйданының 44 процентын, ягъни 6,3 миллион гектардан күбрәген били. Бу — тоташ Швейцария мәйданыннан да зуррак. Гомум җир фондының 5,748 миллион гектары республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Гомум агач запасы 782 миллион кубометрдан арта. Экспертлар исәпләвенчә, әлеге табигый байлыкны уртача исәп белән акчага әйләндерсәк, ул 650 миллиард сумга якынлаша.
— Урманнарга бай республикада яшибез. Әмма сәнәгать җитештерүе күләмендә урман сәнәгате комплексы продукциясе өлеше 1,6 проценттан аз гына күбрәк тәшкил итә. Шул ук вакытта, республикада агач чималын тирәнтен эшкәртүче эре предприятиеләр аз. Безгә аларның санын арттыруга ирешергә һәм шул рәвешле, республикага яңа эре инвесторларны җәлеп итү мөһим бурыч буларак билгеләнергә тиеш, – диде Андрей Назаров урман хуҗалыгы проблемаларына багышланган Хөкүмәт утырышында.
Белешмә. Башкортстан урман запасы күләме буенча Идел буе федераль округында — өченче, ә агач утырту күләмендә (урманнарны тергезү) беренче урында тора. Урманнарны ясалма тергезүдә республика ил төбәкләре арасында алдынгылар сафында. Русия буенча әлеге күрсәткеч 20 проценттан артмаса, соңгы елларда Башкортстанда 50 проценттан да артты.
Әйтергә кирәк, республика урманнарын нәтиҗәле файдалануда кайбер “киртәләр” күренеп алса да, гомум алганда, урман фондының урындагы казнага кереме арта бара. Тармак министры Марат Шәрәфетдинов әйтүенчә, мәсәлән, узган елда Русиянең бюджет системасына республика урман хуҗалыгы эшчәнлегеннән 905 миллион сум акча кергән. Күрсәткеч, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 1,3 тапкыр зуррак. Ә инде төбәк һәм урындагы казнага туры килгәне 436 миллион сум, ягъни алдагы ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр күбрәк булган.
Агачлар ничек үсә?
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән гомумдәүләт проектлары арасында “Экология” юнәлеше, атап әйткәндә, аның “Урманнарны саклау” проекты илнең урман хуҗалыгында дистәләрчә еллар дәвамында җыелган проблемаларны хәл итүгә зур этәргеч бирде. Телгә алынган гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен ил буенча 4 триллион 41 миллиард сум акча бүлү планлаштырылган иде. Шуның 701,2 миллиард сумы федераль казнадан булса, калганы башка чыганаклардан каралган.
Әлеге программа кысаларында Башкортстанда төп максатның берсе — 2024 елга кадәр һәр елны киселгән һәм утыртылган агач балансы 100 процент тәшкил итәргә тиеш. Җитештерү максатында киселгән яисә төрле сәбәпләр белән юкка чыккан урман участоклары дәүләт контроленә алынып, аларны тергезү чаралары күреләчәк. Тармак министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2024 елга кадәр билгеләнгән проектны тормышка ашыру өчен Башкортстанга 2,2 миллиард сум акча бирү планлаштырылган.
Әлбәттә, урманнарны тергезү эшне ничек оештыруга бәйле булса, табигать дөньясындагы янгыннарга еш кына башка шартлар да сәбәпче. Бары тик әлеге югалтуларга китерүче шартларны кисәтү яисә “кызыл әтәч”кә киртәне иртәрәк кую гына кеше факторына бәйле.
Ел йомгакларын барлаганда, билгеле, урманнардагы хәвефсезлекне, янгыннарга каршы көрәш шартларын да онытмаска кирәк. Быел яшеллек дөньясында андый бәла-казаларның башка еллардагыдан азрак булуын тармак министрлыгының бу юнәлештә эшне нәтиҗәле оештыруы белән бәйле. Урман мәйданнарында авиация ярдәмендә патрульлек итү дә үзен аклады. Әйткәндәй, шушы максатлар өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча күпмаксатлы яңа вертолет сатып алынды. Мониторинг пилотсыз аппаратлар ярдәмендә дә алып барылды.
Күптән түгел республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов быел Башкортстанда 15,7 мең гектар мәйданда урманнарның тергезелүе һәм агачлар утыртылуы турында хәбәр итте. “Киселгәннән агач күбрәк утыртыла һәм быел да без планны арттырып үтәдек, ягъни тергезү дәрәҗәсе 97,5 процент билгеләнгән булса, күрсәткеч 119 процентка үтәлде. Кул көче һәм техника ярдәмендә 6,5 мең гектарда урман культуралары утыртылды”, — диде министр. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, республикада әлеге вакытта махсус теплицаларда 1,7 миллион төп үсенте материалы бар. 2023 елда теплица мөмкинлекләрен зурайтып, ябык тамыр системасындагы үсентеләр 3 миллион данәгә җиткереләчәк.
Белешмә. Республикада янгын хәвефе булган сезонда 4,1 миллион гектардагы урман фондында авиация ярдәмендә патрульлек итү оештырылды. Былтыр аның гомум вакыты 250 сәгать булса, быел 609 сәгатькә җитте. Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фондына 20,8 мең патруль маршруты оештырылды. Комплекслы чараларны вакытында башкару нәтиҗәсендә республика урманнарында янгыннарны сүндерүдәге оперативлык дәрәҗәсе 100 процентка җитте.
Урманнарга бүген “яшел калканыбыз” һәм икътисадка зур керем бирүче тармак буларак карыйбыз. Кызганычка каршы, планетар масштабтагы экологик проблемалар да урман мәйданы елдан-ел кимүгә йогынты ясый. Галимнәр генә түгел, һәрберебез әлеге табигый байлыкны матди яктан гына түгел, ә яшәеш чыганагы буларак кабул итәргә өйрәнсәк иде.
Шул ук вакытта.
Һәр елны Русиядә урман янгыннары уртача 100 мең гектар чамасы мәйданда күзәтелә. Әлеге табигать казасы якынча 400 миллион төп агачны юкка чыгара.
Олег Төхвәтуллин.