+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
3 гыйнвар 2023, 11:38

Төбәк халкы сәламәт булсын!

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның еллык нәтиҗәләре ясалды.

Төбәк халкы сәламәт булсын!Төбәк халкы сәламәт булсын!
Төбәк халкы сәламәт булсын!

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 8 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Проектны финанслауның гомум күләме үткән елга 7,92 миллиард сум тәшкил иткән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 5,95 миллиард сум, республика бюджетыннан - 1,96 миллиард сум.

"Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлеген саклауны үстерү" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешенә 1,3 миллиард сум федераль бюджет акчасы җибәрелде. Хәзерге вакытта анда бизәкләү эшләре дәвам итә.

Ә «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» программасы кысаларында 2022 елда төбәк кан тамырлары үзәкләрендәге сигез медицина оешмасы яңадан җиһазландырылды. 43 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган, шуларның 6сы - югары технологияле.

«Онкология авырулары белән көрәш» проекты кысаларында медицина җиһазлары белән яман шеш авыруларына ярдәм күрсәтүче җиде медицина оешмасы җиһазландырылды. 68 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” проекты проекты кысаларында "Дәүләт хезмәтләре" порталында пациентның «Минем сәламәтлек» шәхси кабинеты эшли, анда республика халкына ел саен камилләштерелә торган дистанцион хезмәтләр һәм сервислар керә.

Медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру да дәвам итә. 2022 елда «Земский доктор» программасы буенча 1,5 миллион сумны - 54 табиб, 37 табиб - 1 миллион сум, 30 фельдшер - 750 мең сум, 5 фельдшер 500 мең сум алдылар. «Земский фельдшер» программасы буенча үткән елда өч фельдшер 500 мең сум акча алган. Дефицит белгечлекләрнең ике табибы бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум компенсация түләвен алды. Авыл торак пунктларына эшкә килгән 27 табибка 2017 елдан 1 миллион сум бер тапкыр түләнде.

"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы кысаларында Бөредә һәм Чакмагыш авылында поликлиникалар ачылды. Узган елда модульле 55 ФАП һәм ике табиблык амбулаториясе төзелгән, 3 032 берәмлек җиһаз, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен 90 хезмәт машинасы сатып алынган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас