+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 гыйнвар 2023, 07:43

Туган илгә мәхәббәт кечкенәдән башлана

Узган елның 1 июнендә Алкино-2дәге элекке хәрби часть территориясендә урнашкан «Патриот» хәрби-патриотик тәрбия һәм ял паркында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү укыту-методик үзәге ачылды.

Туган илгә мәхәббәт кечкенәдән башланаТуган илгә мәхәббәт кечкенәдән башлана
Туган илгә мәхәббәт кечкенәдән башлана

"Хөрмәтле Кораллы Көчләр ветераннары! Кадерле курсантлар! Бүген - безнең республика өчен үзенчәлекле көн. Без «Авангард» укыту-методик үзәген 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә ачабыз. Әлеге комплексны төзегәндә бирегә киләчәк меңләгән яшь егетнең илебез һәм аның Кораллы Көчләре турында ачык күзаллауларын теләдек.

Уку корпусы янында без Ватаныбызны саклаучы күренекле якташларыбызны онытмас өчен Геройлар аллеясен утырттык. Бүген, безнең хәрби хезмәткәрләр илебезне яклаган, Украинада фашизм һәм нацизм белән көрәшә торган көннәрдә, «Авангард" үзәген ачу аеруча әһәмияткә ия. Без курсантлар биредә сыйфатлы хәрби хезмәткә кадәр әзерлек алсын өчен тырышачакбыз", - дигән иде анда республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Армия елдан-ел үзгәрә. “Кайнар нокта”ларда эшләү өчен яңа ысуллар, кораллар барлыкка килә. Булачак Ватанны саклаучылар алар белән танышырга тиеш. "Авангард»ның яңа үзәгендә курсантлар матди өлешне өйрәнә, физик әзерлек белән шөгыльләнә, сугыш вакытында кирәкле башка күнекмәләр ала.

4 июньдә «Патриот» паркында махсус төзелгән трассада беренче «Геройлар ярышы» узды. Ул чакта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов узышны ачу тантанасында әлеге трассаны иң яхшыларның берсе булуын билгеләгән иде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас