

2022 елда Башкортстан аграрийлары соңгы унъеллыкта рекордлы ашлык - 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алдылар. Көзге арыш - 350 мең тонна, бодай - 2,6 миллион тонна, арпа - 1,5 миллион тонна, солы - 329 мең тонна, тары - 25,5 мең тонна, карабодай - 89 мең тонна, борчак - 137,5 мең тонна, шикәр чөгендере - 1,4 миллион тонна. Ә майлы культуралар - көнбагыш, җитен, рапс, горчица һәм башкалар 650 мең тонна тәшкил итте.
Төбәктә шулай ук бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчә үстерү күрсәткечләре дә арткан. 2022 елда Башкортстан хуҗалыкларының барлык категорияләрендә бәрәңге үстерү мәйданнары 43 мең гектар тәшкил итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика үсемлекчелегендә яхшы күрсәткечләрне белгечләр уңай һава шартлары белән генә түгел, тармактагы компетенцияләр дәрәҗәсенең артуы белән дә бәйли.
2022 елның 1 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстан хуҗалыкларының барлык категорияләрендә мөгезле эре терлек саны 886,9 мең баш тәшкил иткән, шул исәптән сыерлар - 369,3 мең баш. Дуңгызлар саны 576,1 мең башка, мөгезле вак терлекләр - 627,8 мең башка, атлар - 117,4 мең башка, кош-корт 11,7 миллион башка кадәр арткан. Республикада ит җитештерү 2022 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр 366,2 мең тоннага җитте, йомырка - 1041,1 миллион данә.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә торган сөте җитештерү соңгы 5 елда 5 процентка диярлек артты. Узган елның 10 ае нәтиҗәләре буенча күрсәткеч 700 мең тоннадан артып китте.
Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту дәвам итә. Хуҗалыклар 2022 елның 11 ае эчендә 11 миллиард сумлык 2780 берәмлек яңа техника белән тулыландырылган. Ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 384 трактор, 197 ашлык җыю һәм 50 берәмлек мал азыгы җыю комбайны, 54 үзйөрешле сиптергеч, 800 берәмлек туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары, башка төр техника сатып алганнар.
Башкортстан - Русиядә иң инвестицияләр җәлеп итүче төбәкләрнең берсе. Тармакта 2022 елга инвестицияләр күләме 15 миллиард сум тәшкил итә, бу - алдагы елга карата 136 процент. Әлегә республика агросәнәгать комплексының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегендә 120 проект тупланган, планлаштырылган инвестицияләр күләме 186,5 миллиард сум тәшкил итә. Бүген актив фазада 110,5 миллиард сумлык 63 өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.
Санкцияләр шартларында эшләүнең катлаулылыгына карамастан, Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, биредә «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Фото: mcx.gov.ru